Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "ят агент" медиасының һәр мәкаләсен тамгалауны таләп итмәкче 


Юристлар бу фәрманны юридик яктан сыйфатсыз һәм әлеге таләпләр канун чыгаручылар өчен тискәре нәтиҗәгә китерерә мөмкин дип фаразлый. 

Русия норматив актлар федераль порталында Роскомнадзорның Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыкты. Документка ярашлы, мондый медиа һәр мәкалә алдыннан әлеге материалның "ят агент" гамәлләрен үтәүче чит ил матбугат чарасы тарафыннан таратылуы турында 20дән артык сүз кергән текст куярга тиеш. Бу тексттагы хәрефләр башисемдәге хәрефләрдән ике тапкыр зуррак булырга тиеш.

Видеоматериал чыгарган очракта һәрберсе алдында кимендә 15 секунд дәвамында шул ук текст күрсәтелү зарур булачак. Ул экранның кимендә 20 процент өлешен алып торырга тиеш диелә фәрман өлгесендә.

Фәрман үз көченә керсә, әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта басмаларга штраф салу каралган. Физик затларга 100 мең сум күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, вазифадагы затларга 200 мең сумга кадәр, юридик затларга биш миллион сумга кадәр штраф салу мөмкинлеге күз уңында тотыла.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты вазифаларын башкаручы Дейзи Синделар әлеге чараларны Русиядә цензураны кырыслатырга тырышу дип атады.

"Һәр көнне миллионлаган русияләр Азатлык радиосы сайтларында һәм "Настоящее время" телеканалында үз илләрендәге мөһим вакыйгалар турында цензурасыз яңалыклар ала. Әлеге әзерләнеп килүче норматив актларның максаты - хак мәгълүмат эзләүчеләрне куркыту, безнең укучыларны һәм тамашачыларны җинаятьче итеп хис итәргә яки аларга безнең материалларны караганда яки укыганда куркыныч яный дип санарга мәҗбүр итү. Бу чаралар - Русиядә ачыктан-ачык цензураны кырыслатырга тырышу", диде Синделар.

Медиа өлкәсендә эшләүче юрист Галина Арапова канунны үтәү авыр булачак дип саный. Ул шулай ук бу таләпләр канун чыгаручылар өчен тискәре нәтиҗәгә китерерә мөмкин дип фаразлый.

"Моның махсус эшләнгәнен барыбыз да аңлый. Кибет элмә тактасы кадәр тамга таләп итү - ниндидер узып була алмаслык киртә кую өчен уйлап чыгарылган. Ләкин бу киртә кемгә соң?

Әйтик, "ят агент" матбугат чаралары бу башка сыймаслык таләпне үтәде ди. Канун чыгаручылар шулай итеп халык әлеге басмаларны укудан туктар дип саныйдыр. Миңа калса, бу, киресенчә, тискәре вазгыятькә китерәчәк. Алар мондый канун таләпләренең адекват булмавын, кануннар теленең һәм инициативасының сыйфатын күрсәтәчәк, халык моны аңлаячак. Ник матбугат чараларыннан "ят агент" тамгасын зур итеп куюны дәүләт таләп итә, ә экстремистик яки террорчыл оешма турында мондый зурлыктагы билге кирәкми? Канун чыгаручылар мантыйгыннан чыгып карасак, чит ил медиасы экстремистик яки террорчыл оешмадан куркынычрак булып чыга", дигән Арапова "Настояще время" телеканалына.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG