Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗев Русиягә кайтарыла ала: әнисе Британиядә сәяси сыену сорау яклы


Зөһрә Вәлиуллина. 2014 елгы фото
Зөһрә Вәлиуллина. 2014 елгы фото

Чыгышы белән Чаллыдан булган, 15 елга якын Гуантанамо төрмәсендә утырып чыгып, дүрт елдан артык Берләшкән Гарәп Әмирлекләре төрмәсендә тотылучы 53 яшьлек Равил Минһаҗевны Русиягә кайтарырга мөмкиннәр. Равилнең әнисе 85 яшьлек Зөһрә Вәлиуллина улының Русиягә кайтарылуына каршы.

Зөһрә Вәлиуллина Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә төрмәдә утыручы улы Равил Минһаҗев белән якынча ике-өч атнага бер тапкыр телефоннан сөйләшә. Соңгы тапкыр узган атна аралашканнар һәм улы көзгә таба киләчәгенә бәйле ниндидер үзгәрешләр көтелү ихтималын әйткән.

Минһаҗев кебек үк Гуантанамода тотылып, аннары Берләшкән Гарәп Әмирлекләре төрмәсенә озатылган алты Йәмән кешесе бу көннәрдә иреккә чыгарылган. Әлеге яңалыкны Минһаҗевның хәзер Британиядә яшәүче 22 яшьлек улына адвокатлар әйткән.

"Чыгышы белән Йәмәннән булган әлеге мөселманнарның эше озак каралган, адвокатлар Равилнеке җиңелрәк булыр дип уйлый, чөнки ул мәхкәмә гаепләү карары чыгармаган килеш утыра. Йәмән кешеләрен иреккә чыгаруга да адвокатлар ирешкән. Бу хакта адвокатлар оныгыма сөйләгән", ди Зөһрә Вәлиуллина.

Ул улы Равил азат ителсә, Русиягә кайтарылмыйча, Британиядә калса яхшы булыр иде дип саный.

Британиядә сәяси сыену алу хәстәрен күрегез дидем

"Кодачага да, оныгыма да Равилгә Британиядә сәяси сыену алу мәшәкатьләрен күрегез дип әйттем. Бу өлкәдә адвокатлар эш алып бара икән инде. Бушлай эшли торган адвокатлар дип әйтте оныгым", ди Вәлиуллина.

Шул ук вакытта якынча бер ай элек Чаллыда Зөһрә ханым янына ФСБ хезмәткәрләре килгән һәм Равил Минһаҗевка чит ил паспорты ясатырга җыенуларын әйткән. Димәк, куәт структуралары аны Русиягә кайтару хәстәрен күрә башлаган дип саный ана.

"Равил Русиягә кайтарылган очракта да беренче булып Британиядә яшәүче улын күреп чыгарга тиеш. Равилне тоткарлаганда аның улына бары бер генә яшь иде. Гаиләсе аннары Британиягә күчте. Хәзерге вакытта оныгым анда институтта беренче курста теш табибына укый. Равил һичшиксез аны күрергә тиеш, чөнки Русиягә кайтарылган очракта аны инде илдән чыгармаячаклар", ди Зөһрә апа.

Ул үзе улын Русиягә җибәрелүенә каршы булуын, элек кайтарылганнарның рәхәт күрмәве белән аңлата.

"Гуантанамода утырып чыккан Равил Гомәров Русия төрмәсендә 12 елын уздырды. Хатыны хәзер авылда яши. Аның янына да куәт структураларын кисәтеп, кәгазь имзалатып кына бара ала. Башка тоткыннарның да кайсы вафат булды, кайсы шулай ук рәхәт тормышта яшәми.

Русиягә кайтарылган очракта аны инде илдән чыгармаячаклар

Равил җиде ел Гуантанамода утыргач миңа тентү белән килгәннәр иде. Имеш Казанда ниндидер дин әһелен үтергәннәр дип әйттеләр. Понятой итеп күршене алып кергәннәр. "Мин бер үзем яшим, ник килдегез?" дидем. Шуңа Русиядә Равилне яхшылык көтәдер дип уйламыйм. Аралашкан башка мөселманнар да шул фикердә", ди Зөһрә Вәлиуллина.

Ана сүзләренчә, улының Русиягә кайтарылу ихтималына борчылып ул Гуантанамода чакта элемтәдә булган АКШ хокук яклаучыларына да язган, әмма алардан әле җавап килмәгән.

Зөһрә Вәлиуллина соңгы тапкыр улын 2019 елда күргән. Ул очрашуга дип Гарәп Әмирлекләре төрмәсенә барган һәм җаны әрнеп кайткан.

"Анда шартлар бик начар. Уразада тамакларын туйдырмаганнар, шундый эсседә чәйне дә ярты стакан гына биргәннәр. Бик ябыккан. Мөселман илләре төрмәләре иң рәхимсез дип әйтәләр.

Гуантанамоны кырыс төрмә дип әйтсәләр дә, анда яхшырак булды

Гуантанамодагы төрмә өч тапкыр яхшырак булды. Хокук яклаучылар, "Кызыл хач" оешмасы вәкилләре ике айга бер тапкыр балам белән компьютер аркылы күрештереп сөйләштерәләр иде. Монда телефоннан ике минут кына сөйләшергә ярый. Ике минутта ни генә әйтеп җитешәсең инде? Гуантанамоны кырыс төрмә дип әйтсәләр дә, анда яхшырак булды.

Гарәп илендә торган урыннары бик пычрак. Равил шуңа канәгатьсезлек белдереп сүз әйткәч аны төрмәдә ялгыз камерага япканнар. Ярты елга якын шунда утырды.

Күзләре дә начар күрә башлаган. Гуантанамода медицина бик әйбәт иде. Монда берни карамыйлар.

Без укырга дип алып барган китапларны да бирмәгәннәр. Коръәннән башка берни бирмиләр ди. Ә Корәнне ул бит инде белә. Гарәп Әмирлекләренә җибәрәләр дигәч куанган идем, әмма мөселман иле начар булып чыкты", ди Зөһрә апа.

Соңрак Минһаҗев белән күрешергә дип аның абыйсы һәм җиңгәсе барган.

"Алар Равилнең күзләрен бәйләгән, аякларына богаулаган килеш алып чыгуларын күреп калган. Аннары бер бүлмәгә кертеп аны инде киендереп ак киемнән алып килгәннәр. Ник аягына богаулар салырга? Тирәлектә комнан башка берни юк, ул анда кая кача алсын?

Минем янга гарәпләр кия торган ак озын күлмәктә, башында ак чалма белән матур итеп алып килделәр. Богауларны күрсәтмәделәр", дип сөйли Зөһрә ханым.

Бүгенге көндә аның көннәре күбрәк улыннан телефон шалтыратуы көтеп уза.

"Алар өй телефонына төрле вакытта шалтыраталар. Шуңа урамга да чыкмыйм, өйдә генә көтеп утырам", ди 85 яшьлек Зөһрә Вәлиуллина.

Равил Минһаҗев

Чыгышы белән Чаллыдан булган Равил Минһаҗев 1995 елдан Новый поселогында Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хәрби бүлегендә азык-төлек келәте башлыгы булып эшли. 1999 елда гариза язып эшеннән китә. 2000 елда хатыны һәм бер яшьлек улы белән Таҗикстанга килеп урнаша. Ике айдан гаиләсен Русиягә җибәрә, үзе Әфганстан чиген үтеп чыга. 2001 елда Пакстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотыла. Ул йортта элек "Әл-Каидә" вәкилләре яшәгән булган дип белдерелә. 2001 елда Минһаҗев Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә. 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә җибәрелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG