Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Лев Пономарев безгә сәяси тоткын аналары оешмасын төзү идеясен бирде"


Лев Пономарев сәяси тоткыннарны яклау чарасында Ринат Нурлыгаяновка ирек таләп иткән шигар тоткан, Мәскәү, 4 ноябрь 2019
Лев Пономарев сәяси тоткыннарны яклау чарасында Ринат Нурлыгаяновка ирек таләп иткән шигар тоткан, Мәскәү, 4 ноябрь 2019

Танылган хокук яклаучы Лев Пономаревка 80 яшь тулды. Белеме белән физик, физика-математика фәннәре докторы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, күп кенә абруйлы хокук яклау оешмалары әгъзасы булган бу шәхесне Русия хакимияте "ят агент" дип тамгалады. Соңгы елларда Пономарев мөселман тоткыннарын яклавы белән дә танылды. Аның шушы эшчәнлеге турында сәяси тоткын анасы Миләүшә Нурлыгаянова фикерләрен тәкъдим итәбез.

Лев Пономарев 1941 елның 2 сентябрендә Томскида туган. Белеме белән физик, физика-математика фәннәре докторы (1983), сәяәсәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, күп кенә абруйлы хокук яклау оешмалары әгъзасы. 2020 елның 28 декабрендә Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агентлар"исемлегенә кертелде.

Лев Пономарев белән безнең танышлык 2018 елның 30 июлендә "Уфа егермелеге"нә хөкем карары чыгарылганнан соң башланды.

Без соң гына, гаделлек булмасын аңлагач кына, безнең проблемны җәмәгатьчелек өчен яктырта алырдай кешеләр эзли башладык. Ни өчен "соң кабызылды", чөнки хөкемгә кадәр егетләр үзләрен шулкадәр көчле яклагач, бөтен гаепләүләрне "чиста суга чыгаргач", һәм үзләренең гаепсез икәнлеген йөз процент дәлилләгәч, без барысын да дөньяга сөйләргә батырчылык итмәдек, киресенчә, бу зыян гына китерер дип уйладык. Ялгышканбыз икән, безнең мәхкәмә системында гаделлек тәгаен юк икән. Һәм без хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итәргә булдык.

Төрле хокук яклаучыларга мөрәҗәгать иттек. Кемдер җавап бирде, кемдер безнең хәсрәтне уртаклашты. Лев Пономаревка шалтыратып, безнең эшне сөйләгәч, ул шок хәлендә булгандыр дип уйлыйм. Бер атнадан ул миңа үзе шалтыратты һәм хокук яклаучыларны, ата-аналарны Мәскәүдә түгәрәк өстәл артына җыярга телим диде. Датаны билгеләп, без бөтен ил буйлап тоткыннарның әти-әниләрен җыя башладык.

Сулдан: Шевченко, Идалов һәм Пономарёв, Сахаров үзәгендәге түгәрәк өстәл
Сулдан: Шевченко, Идалов һәм Пономарёв, Сахаров үзәгендәге түгәрәк өстәл

Түгәрәк өстәл Сахаров үзәгендә узды һәм анда Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова, аның вәкиле Наталья Слюсарь, хокук яклаучылар һәм адвокатлар Виталий Пономарев, Сергей Давидис, Валентин Гефтер, Светлана Ганнушкина, Александр Верховский, Дагир Хасавов, Бахром Хамроев, Кырым адвокатлары Эмиль Курбединов һәм Эдем Семедляев, Уфа, Казан, Чиләбедән хөкем ителгән мөселманнарның хатыннары, әти-әниләре, туганнары катнашты.

Шушы түгәрәк өстәлдән соң берничә көн узуга Лев Пономаревны 30 тәүлеккә кулга алдылар. Аңа рәсми гаеп "Сеть" егетләре эшенә багышланган митинг турындагы игьланны репостлау өчен дип белдерелсә дә, төп сәбәпләрнең берсе дип без аның мөселманнарны яклый башлавы дип уйлыйбыз.

Гомумән, безнең эштә бик күп хокук яклаучылар катнашты: Максим Шевченко, Каринна Москаленко, Михаил Федотов (Кеше хокуклары шурасы), Орхан Джемаль, Генри Резник, Татьяна Локшина, Александра Крыленкова, Amnesty International, Human Rights Watch оешмалары. Пономарев бу хокук яклаучыларны безнең проблем тирәсендә берләштерде. Аның абруе, шәхесенә карата булган ихтирам һәм ышаныч аркасында безнең проблем тирәсенә көннән көн күбрәк кешеләр җыела барды.

2020 елның 9 декабрендә узган хокук яклаучылар җыенында Пономарев катнашмады, сак астында калды. Аны хәтта Людмила Алексеева җеназасына да җибәрмәделәр.

2021 елның февралендә Пономарев безгә Татьяна Москалькова белән очрашу оештырды, Москалькова безнең улларыбызга бирелгән җәзага шаккатты, алар бит бернинди террорчылык гамәлләре кылмыйча, коралсыз һәм бер гаепсез төрмәгә ябылды. Бу очрашу нәтиҗәсендә Москалькова контролендә хокук яклаучыларның эшче төркеме төзелде.

Шәхес буларак, Пономарев эчкерсез, кайгыртучан кеше. Безнең улларның хәле белән кызыксынып, кайгыртып тора.

Тагын бер мөһим момент: шул беренче түгәрәк өстәлдән соң нәкъ менә Лев Пономарев безгә үз берлегебезне төзү идеясен бирде. Нәтиҗәдә "Ата-аналар бердәмлеге" ("Родительская солидарность") барлыкка килде. Һәм без барыбыз да — "Новое величие", "Сеть" тоткыннары ата-аналары, "Хизб ут-Тәхрир" тоткыннары ата-аналары берләшмәсе — аның "балалары", без моның белән горурланабыз, ул безгә очраган һәм безне яклаган өчен рәхмәт яусын.

Миләүшә Нурлыгаянова
"Уфа егермелеге" ата-аналары төркеме һәм "Ата-аналар бердәмлеге" координаторы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG