Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар театрлары Яңа елга нинди тамашалар әзерли?


Балалар Тинчурин театрына ашыга. Архив фотосы
Балалар Тинчурин театрына ашыга. Архив фотосы

Татарстанның татар дәүләт театрларында балалар өчен әзерләнгән Яңа ел тамашаларының күпмесе татарча, ә күпмесе урысча булуын өйрәндек. Мәсәлән, Камал театры һәм "Шәрык клубы" оештырган тамашаның татарча гына булуын теләсәң, алдан заявка биреп, үзең 20 кеше җыеп килергә кирәк. Башка театрларда ничек?

КАЗАН

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры балалар өчен "Суык бабай – Кышкы тамаша" дип аталган спектакль әзерләгән. Шул тамаша белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә булачак. Болар 2 яшьтән олырак тамашачы өчен дип билгеләнгән, 80 минут дәвам итә.

Яңа ел тамашасы булган "Морозко – зимнее шоу" яки "Суык бабай – кышкы тамаша" спектакльләренә билетлар 9 ноябрьдә сатыла башлады. Ул вакытта ук афиша билгеле иде инде.

Соңгы елларда "Әкият" театры булган татар тамашачысын үзеннән биздерү өчен актив эшчәнлек алып бара. Моны еллык репертуарда да күзәтәбез, Яңа ел тамашаларында да ел саен искә алабыз. Быелгы тамаша мисалында да Татар дәүләт курчак театрының татарга мөнәсәбәтен чамалап була.

"Әкият" театры "Морозко – зимнее шоу" әкиятен урысча 15 декабрьдә үк күрсәтә башлый һәм көн саен бишәр тапкыр куялар. Ниһаять, 23 декабрьдә татар тамашалары башланганда ул 42 тапкыр куелып өлгергән булачак. Шулай итеп, Яңа елга кадәр "Морозко – зимнее шоу" әкияте 77 тапкыр куела, ә татарча "Суык бабай – кышкы тамаша" 23 декабрьдә (3 тамаша) һәм 30 декабрьдә (2 тамаша) – җәмгысе нибары 5 тапкыр була. Гадәттәгечә, "татарча спектакльләргә билетлар сатылмый", дип акланырга да кирәкми, чөнки бу татарча тамашага билетлар декабрь башында ук сатылып беткән иде инде.

Яңа елдан соң "Морозко – зимнее шоу" әкияте 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Анда да шундый ук аерманы күрәбез, 2-8 гыйнварда урыс тамашалары - 31, ә татарчасы – 3 кенә. Аларына да билет сатылып беткән инде.

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында 21 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр көн саен 10:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә "Көлсылу һәм Яңа ел бәйрәме" тамашасы күрсәтелә. Без белгән Көлсылу әкияте, явыз үги әни, фея, кабак турындагы тамаша гына түгел бу. Бу сценарийга күрә, Көлсылуны пират урлап китә, шаһзадә аны коткара.

Тамаша 3 яшьтән олырак балаларга исәпләнгән, 50 минут дәвам итә. Билетлар 25 декабрьдән соңгы тамашаларга гына калган, анда да санаулы. Барысы 20 тамаша булачак, берсенә булса да билет табарга мөмкин.

Кассада әйтүләренчә, тамаша тулаем татарча түгел. Кыш бабай белән Кар кызы тамашачыны фойеда каршы алып, рус телендә интермедиа оештырачаклар. Тамашачылар залында булачак әкият – татарча. Анда русчага тәрҗемә һәм колакчыннар да булачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "Тылсымлы арена" дип аталган өр-яңа әкият тәкъдим итә. Ул 23 декабрьдән күрсәтелә башлаячак. 2 гыйнварда булачак соңгы тамашаны да кертеп, аны 7 тапкыр күрсәтәчәкләр. Тамаша көндезге сәгатьләрдә куела һәм 60 минут бара.

Шунда ук Кыш бабай, Кар кызы белән чыршы бәйрәме дә булачак. Кассада билет алганда, барысы да татарча гына булачак дип вәгъдә иттеләр. Билет хакы 500 сум.

Театр афишасы аны ачык төсләргә һәм бихисап фокусларга бай, балаларга гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызык әкият булачак дип вәгъдә итә. Әкият дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфатлар хакында сөйли, әкият каһарманнары җырлый да, бии дә, көлдерә дә.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәм "Шәрык клубы" командасы 23-30 декабрьдә, 3-7 гыйнварда "Кышкы тылсым" дип исемләнгән театральләштерелгән Яңа ел квесты тәкъдим итә. Квест 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәгаенләнгән.

Ул театр бинасында түгел, Татарстан урамы, 8 йорт адресында урнашкан "Шәрык клубы" комплексында көндезге сәгать икедә булачак. Мәкаләне әзерләгән мизгелдә Камал театрының бу тамашасына билетлар 28 декабрьгә кадәр алынып беткән иде инде. Билет 500 сум тора.

Квест програмына күрә, кызыклы яңа ел биремнәре, уеннар уйнаганнан соң, балалар кыш бабай белән очрашып, аңа шигырь сөйли, җыр җырлый яки башка сәләтләрен күрсәтә алачак.

"Шәрык клубы" комплексында бу квестта берьюлы 20 генә кеше катнаша алуын, аның татарча да, русча да алып барылачагын әйттеләр. Бер телдә генә булуын теләсәң, 20 кеше җыелып килергә һәм алдан хәбәр итәргә кирәк икән. Шулай эшләгән очракта гына тулаем татарча тамаша күреп булачак. Кыскасы, мәктәптә туган тел укырга теләк белдереп гариза язган кебек, театрга да алдан заявка белән йөрисе була.

ӘЛМӘТ

Әлмәт татар драма театры афишасында 20-29 декабрьдә Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре диеп кенә язылган, програмда нәрсәләр булуы, билет хакы турында мәгълүмат сайтта да юк. Театр кассасына өч көн рәттән шылтыратып та ирешеп булмады, элемтә линиясе гел буш түгел.

Әлмәтнең татар гимназиясендәге бер укытучы театрдагы Яңа ел бәйрәменең соңгы 8-9 елда бары тик русча гына узуы турында сөйләде.

— Байтактан, 8-9 ел гына бардыр, Әлмәт театрында балалар өчен татарча бәйрәм булганы юк. Шәһәрдә шул безнең бер татар гимназиясе бар, бездә дә соңгы елларда балалар үзара гел русча гына сөйләшәләр. Монда татарча тамаша эзлисе дә юк. Татар теле дип җан аткан ата-аналар балаларын Казанга татар тамашаларына алып бара, узган елларны Түбән Камага да баралар иде. Минем сыйныфтан быел Казанга баручы балалар бар. Әле ярый андагы театрлар татар телендә бәйрәмнәр ясый, — диде Әлмәтнең татар гимназиясе укытучысы. Соңыннан, театр кассасына шалтыратып ирешкәч, алар да мәгълүматны раслады: барлык бәйрәм чаралары русча узачак. Билет 350 сум тора.

Яңа ел каникулларында, Әлмәт театрында 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен спектакльләр куелачак, әмма аларның барысы да урысча: "Разыскивается Дед Мороз", "Принцесса Листвии", "Играем маленького Мука".

ТҮБӘН КАМА

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында, 21-29 декабрьдә балалар өчен "Аҗдаһаны ничек кулга ияләштерергә" дигән спектакль булачак.

Сценарийга күрә, Куян үз елы тәмамлану белән килешә алмый, аның киләсе елда да хакимилек итәсе килә һәм ул үз максатына ирешү өчен кечкенә Аҗдаһаны кулга ияләштерергә уйлый. Тамашада балалар өчен мавыктыргыч уеннар, төрле бәйгеләр, Яңа ел бүләкләре булачак дип вәгъдә итәләр.

Әлеге татар театрының кассиры татарча белми булып чыкты. Ул спектакльнең дә татарча түгел, ә русча булачагын әйтте.

— 21 декабрьдә сәгать иртәнге 10да булачак спектакль генә татарча, калганнары русча булачак. Татарча тамашага билетлар бетте, — диде ул.

— Тагын татарча спектакльләр булачакмы соң? Бу нәрсә белән бәйле? – дигән сорауга, ул мәктәпләрнең урысча тамашалар соравы турында әйтте.

— Ул тамаша мәктәп балалары өчен каралган, безгә заявка ничек килә, шулай куябыз. Алар урысча спектакль сорый. Ата-аналар үз баласы белән гыйнварда гына килә ала, башка көннәрне мәктәпләр алып бетерде инде. Гыйнварда татарча спектакль булачакмы юкмы, әле билгеле түгел, — диде кассир ханым.

ЧАЛЛЫ

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында 20 декабрьдә "Теләмишкин" спектакле премьерасы булачак. Ул 5 гыйнварга кадәр — барлыгы 6 тапкыр куелачак. Кассадагы ханым, шунда ук чыршы бәйрәме дә булачак, барысы да татарча узачак дип вәгъдә итте. Аннан башка, каникулларда булачак Әбүгалисина спектаклен дә киңәш иттеләр. Билет бәясе 400-600 сум.

МИНЗӘЛӘ

Туфан Миңнуллин исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры да "Сказка о потерянном времени" дигән урысча тамашасы белән куандырачак. Анда да бөтенләй татарча бәйрәм көтелми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG