Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов гаиләсе белән АКШка күченгән


Алтынай Вәлитов
Алтынай Вәлитов

АКШка алар Мексика чиген узып кергән.

Русиядән качып киткән башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов гаиләсе белән АКШка килеп урнашкан. Элегрәк ул илдән башта Казакъстан аша Төркиягә китүе турында сөйләгән иде, әмма әлеге илдә озак калырга җыенмавы турында әйтте.

Ул АКШ яки Европаның берәр илендә сәяси сыену сорарга теләвен белдерде.

"Әмма болар барысы да акчага барып терәлә, шуңа Уфада гаиләм белән яшәр өчен яратып төзегән өйне сатуга чыгардым", диде ул.

Бу көннәрдә Алтынай хатыны һәм кечкенә кызы белән АКШ килеп урнашкан. Алар АКШка Мексика чиген узып кергән һәм сәяси сыену сораган.

Youtube каналыда Вәлитов ничек Мексикага килүләре, чикне узулары турында бәйнә-бәйнә сөйли.

  • Дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкканнан соң, Вәлитовка басым башланды. "Мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде ул.
  • Бу хәлләрдән соң ул чит илгә китүен әйтте. "Башкортстанга кире юл юк" диде Вәлитов.
  • Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакленнән Алтынай Вәлитов җырларын алып куйганы билгеле булды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG