Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яз җитә: Татарстанга сыерлар очып кайта


Татарстан Австралиядән 5 мең баш сыер сатып алырга җыена. Аеруча нәзберекләре республикага очып, сыер "бизнес-класс"ында киләчәк. Ике ел элек аннан бер партия кайтарылган иде инде.


Татарстан янә Австралиядән савым сыерлары алып кайтырга җыенуы турында белдерде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Русиягә сыерлар китерү белән шөгыльләнүче “ExpoТrade Pty Ltd” ширкәтенең коммерция бүлеге башлыгы Андрей Вакулин белән бу хакта сөйләшеп куйган да инде.

Татарстан җитәкчелеге, терлекне Австралиядән кадәр алу үзен аклый, дип килә, чөнки андагы мал-туарның генетик потенциалы көчле икән.

Сыерларга бәя арткан

Вакулин, эшләр инде килешүне төзүгә таба бара дип әйтә. Татарстанга иң аз дигәндә, 3 мең баш савым сыеры һәм тана китереләчәк. Әлеге сан әле арта да ала икән - ул 5 меңгә дә җитәргә мөмкин.

Андрей Вакулин сүзләренчә, соңгы вакытта сыерларга бәя нык арткан.

“Терлеккә дөнья базарында бәяләр нык арта. Австралиядә долларның кыйммәте үсте. Быел һава шартлары яхшы булганга, мондагы фермерлар да баш санын арттыра. Хәзер үзләренең дәүләт програмы нигезендә затлы мал-туарны Кытай һәм Төркия дә бик күпләп сатып ала башлады. Болар барысы да бәяләрне арттырды”, ди Вакулин.

Русиягә сыерлар китерүче ширкәт сатып алучылар белән Австралия фермерлары арасында арадашчы булып тора. “ExpoТrade Pty Ltd” - Вакулиннарның гаилә бизнесы, баш идарәсе Аделаида шәһәрендә урнашкан. Андрей Вакулин әлеге бизнеста терлекләрнең экспорты өчен җавап бирә. Ул, элегрәк 3 мең АКШ доллары торган сыерларның бәясе хәзер инде 5 мең долларга күтәрелүен әйтә.

Бу саннарга юл чыгымнары да кушылырга мөмкин. Сыерларның бер өлеше Татарстанга очкычлар белән китереләчәк - буазлары шулай итеп, үзенчә "бизнес-класс"ка лаек булачак. Ә таналарны диңгез аша көймәдә җибәрергә җыеналар.

Кормаштагы “мөһаҗирләр” 25 литр сөт бирә


“ExpoТrade Pty Ltd” Татарстанга бер тапкыр сыерлар сатты инде. 2008 елда булды андый хәл. Уртак эшләрне дөнья кризисы әзрәк туктатып торган. “Без җибәргән терлекләр Татарстанда яхшы нәтиҗәләр бирде”, ди Андрей Вакулин.

Ул вакытта Татарстанга кайткан сыерларның 1240 башы Апас районындагы Кормаш авылы фермасына урнаштырылды.

Әлеге фермага гади кешеләрне якын да җибәрмәделәр, ферманы автоматлар белән сакладылар дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Ничә баш сыерның Татарстандагы һава шартларына ияләнә алмыйча иткә китүе, аларның уңышлары, гомумән, чит ил “мөһаҗирләре”нең хәлләре зур бер сер итеп сакланды.

Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин 4 апрельдә Кормаштагы фермаларны карап кайткан.

“Анда һәр баш терлек 25 литр сөт бирә. Һәр сыердан мәгълүмат компьютерга килеп тора. Мин үзем агроном. Үзем анда барып караганчы бу проект эшләп китә алмас дип уйлаган идем. Анда барысы да нормаль кебек, терлекләр ияләшкән инде”, ди Заһидуллин.

Чит ил “мөһаҗирләре” авылдагы гади ферма сыерлары белән чагыштырганда, үтә дә яхшы шартларда яши. Алар өчен бик яхшы терлек сарайлары төзелә, эш компьютерлаштырыла. Заһидуллин да, аларга үзгә бер көйләнгән (балансланган) ризык ашатуларын гына әйтә.

Сер түгел, әлеге терлекләрне карау да, ашату да бик кыйммәткә төшә. Димәк, савып алынган сөтнең бәясе дә күтәрелә.

Русиядә токым затландыруны күтәрергә 40 ел кирәк


Төмән эшмәкәре Ринат Насыйров та Апастагы ферманы барып караган. Чөнки үзе Төмән өлкәсендәге татар авылы – Киндерле фермасына Маҗарстаннан савым сыерлары кайтарткан иде. "Русиядә бүген сөт савуны да, ит җитештерүне дә, чит илдән хайваннар алмыйча, берничек тә арттырып булмый", ди ул. Гомумән, илдә яхшы нәселле терлек булдыруга бөтенләй игътибар юк.

“Узган Олимпиадада Һолландия атлары беренче өч урынны алды. Әмма бу уңышка ирешү өчен алар 40 ел буе селекция эше алып барганнар. Бүген Русиядә ул технология дә, белгечләр дә һәм вакыт та юк”, ди Насыйров. Аның сүзләренчә, токымны затландыру (селекция) өлкәсендә Русия дөньяның алга киткәннән илләреннән 30-40 елга артка калган.

Татарстанның үз токымы булдырылган


Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре исә Ринат Насыйров фикере белән килешми. Академия галиме Равил Хәйретдинов, мисал өчен, нәкъ Татарстанны үз итә торган “Татарстанский тип” дигән токым булдырган. Әлеге сыерлар кайбер районнарда уңышлы сынау да узган. Сөтне дә җитәрлек бирә, чыдамнар да икән.

Али Волков
Ветеринария академиясе проректоры, галим Али Волков: "Читтән килгән сыерларның икенче, өченче буыны инде начарлана, алар күп итеп сөт бирә алмый, бозаулаганда проблемнар туа", ди.

“Читтән китерелгән хайван безнең һава шартларына, азыкка, биналарга яраклашмаган. Бу эш үз-үзен акламый дип әйтсәң дә дөрес булыр.

Безгә сөт күп кирәкми. 3-4 мең литр сөт бирә торган хайваннар белән бик әйбәт яшәргә була.

Безгә затлы терлекне Маҗарстаннан, Германиядән һәм башка җирләрдән китереп карадылар бит инде. Алар бетеп бара. Кайсы үлә, кайсын икътисади яктан үз-үзен акламый башлагач, иткә җибәрәләр. Тудыра алмый башлыйлар.

Галимнәрнең фикере бит хәлләр иң соңгы чиккә барып терәлгәч кенә кирәк. Аларны түрәләрнең зур проблемнары тугач кына тыңлый башлыйлар. Кулларында акча булганда беркемне дә тыңламый алар. Димәк, моннан кемдер үз файдасын күрә”, дигән фикергә килгән Волков.

Алтын бәяле ит


2008 елда Татарстан Австралиядән сыерлар алганда, килешүләр төзелгәндә, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садри да ике якның эшләрен җайлау җибәрү өчен тырышлык куйган булган. Шулай да ул, Татарстанга сыерларны Австралиядән хәтле кайтаруны хуплап бетерми.

“Сөтне күп бирә торган һәм токымы яхшы булган хайваннар алар. Анысы аңлашыла, әмма аларны диңгезләр аша китерү бик кыйммәткә чыга.

Бөтен мәсьәлә - сыерларны кайтаргач, аларны үрчетеп яхшы итеп тотуга барып төртелә. Әгәр аларны суйсалар, ул алтын бәясендәге ит булачак.

Бәлки Татарстанның үзендә андагы табигатькә җайлашкан хайваннарны тоту юньрәк тә һәм уңышлырак та булыр иде”, ди Рөстәм Садри.

Русия дә, Татарстанда да хөкүмәт авыл хуҗалыгының кайбер тармакларын күтәрәм дип, миллиардлар ыргыта. Бу акчалар гадәттә хөкүмәткә якын булганнарның ширкәтләре аша уза.

“Русиядә ришвәт алу - ул бер чир. Аны туктатып та булмый. Аны сөйләүнең файдасы да юк”, ди Рөстәм Садри.

Чит илдән кайтарыла торган хайван никадәр кыйбатрак булса, бу эшне башкаручыларга да шуның кадәр күбрәк файдасы кала. Чит ил хайваннары Татарстанда билгеле берәүләргә генә эләгә. Аларны карау өчен дә күп акчалар тотыла.

Австралиядән, йә булмаса башка бер илдән терлек китерү Русиянең үзендә токымнарны затландыру фәненә игътибар бирмәүне, аны бөтенләй санга сукмауны күрсәтә. Һәм затлы вә шактый кыйбат мал-туарны очкычларга утыртып Австралиядән хәтле алып кайтулар - бу бер коррупция схемасы түгел микән шикләр уята.
XS
SM
MD
LG