Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Мисурата шәһәрендә тыныч халыкны саклаячагын белдерә


НАТО Либиянең Мисурата шәһәрендә тыныч халыкны яклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Бүген бу турыда НАТО вәкиле Кармен Ромеро белдерде.

Франция тышкы эшләр министры Ален Жюппе Мисуратагы вәзгыять кабул ителмәслек диде һәм бу турыда НАТО башлыгы Андерс Фог Расмуссен белән сөйләшергә җыенуын әйтте.

Сишәмбе Либия гыйсъчылары җитәкчесе Габделфәттах Юныс НАТОны тырышмауда, халыкны Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи көчләреннән саклау өчен җитәрлек чаралар күрмәүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG