Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШ белән бер өстәл артына утыра


Тәһран – Иран Тышкы эшләр министры Манучер Моттакый "Иран Гыйракның иминлегенә багышланган көнференсиядә катнашачак" дип белдерде. 10 Мартта үтәчәк бу чарада американ рәсмиләре дә булачак. Моттакый сүзләренчә, Иран төркемен аның урынбасары Аббас Аракчы җитәклиячәк. Багдадта үтәчәк конференсиядә Берләшкән Милләтләр Иминлек Шурасындагы 5 даими әгза-илнең вәкилләре дә катнашачак.
XS
SM
MD
LG