Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәү белән вәкаләтләрне бүлешү эшен дәвам итә


Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов Татарстан белән Русиянең үзәк хакимияте арасында вәкаләтләрне бүлешү турында килешү эше дәвам итәчәк диде. Азатлыкның Мәскәүдәге хәбәрчесенә Мириханов Казан белән Мәскәү арасындагы Дәүләт Думасында расланган, әмма Федерация Шурасында кире кагылган килешү хәзер Дума сайлаулары алдыннан көндәш партияләр арасында сәяси корал итеп файдаланыла диде. Әмма Мириханов вәкаләтләрне бүлешү юнәлешендә эш тукталмыйачак диде.
XS
SM
MD
LG