Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Британия Иран белән бәйләнешләрне туңдыра


Британия тышкы эшләр министры Маргарет Бекетт парламентта Иран Фарсы култыгыннан алып киткән 15 британ хәрбиен һәм диңгезчесен кайтарганчыга кадәр Тәһран белән һәртөрле икеяклы бәйләнешләр туңдырыла диде. Британия премьер-министры Тони Блэр да парламентта чыгыш ясап Иранга дипломатик басымны арттырырґа кирәк дип белдерде. Аңа кәдәр АКШ саклану министры хариталар ярдәмендә Иран алып киткәндә британ хәрбиләренең һәм диңгезчеләренең диңгездә 3 чакрым ераклыкта Гыйрак ягында булганлыгын күрсәтте.

XS
SM
MD
LG