Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Иран тышкы эшләр министры белән очрашырга мөмкин


АКШ дәүләт департаменты дәүләт секретаре Кондолиза Райс май башында Гыйрак турындагы халыкара конференция читендә Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттаки белән аерым очрашу мөмкинлеген кире какмый диде. Дәүләт департаменты сүзчесе Шин Маккормак әгәр андый очрашу булса Райс Иранның Гыйрактагы гамәлләре мәсьәләсен күтәрәчәк диде. Вашингтон Тәһранны Гыйрактагы сугышчыларга матди ярдәм күрсәтүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG