Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Борис Березовскийны таләп итә


Русиә прокуратурасы яңадан Лондонда яшәвче кәсепче Борис Березовскийны Мәскәүгә тапшыру таләбен кабатлады. Русиәнең баш прокуроры Юрий Чайка бу хакта мөрәҗәгәтен бүген Британия эчке эшләр министрлыгына җибәрде. Британиядә сәяси сыену сораган Березовский 13 апрел көнне Гардиан басмасында чыккан әңгәмәсендә Русиядә режимны үзгәртер өчен көч кирәклеген һәм инкыйлабка юллар езләве турында белдергән иде. Ул шулай ук үзенең Русиянең сәяси зыялылары белән элемтәдә торуын әйтте. Аның бу аңлатмалары бик күп каршылыклар тудырды. Британия тышкы эшләр министры Маргарет Беккет, Русия хөкүмәтен бәреп төшерергә чакырган белдерүләргә кискен каршы булганын белдерде. Лондон полициясе, Березовский сүзләренең Британ кануннарына каршы булу-булмавын тикшерә. Русия Березовскийның белдерүен тикшерү өчен җинаять эше ачты.
XS
SM
MD
LG