Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда шартлау 1 кешене үтерде, 30-лап кешене яралады


Бүген Кабулда Әфган армиясе автобусы читтән идарә ителә торган бомба белән шартлатылды. Автобус йөртүче һәлак булды, 29 кеше, шул исәптән хәрбиләр һәм цивилләр яраланды. Һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибан сугышчылары үз өсләренә алды. Чәршәмбе кич Әфганстан башкаласында үз йорты янында сенатор Гәбдел Сабур Фәрит атып үтерелде. 1990 елларда ул кыска вакытка гына премьер-министр булып алган иде. Аны үтерү өчен җаваплылыкны әлегә берәү дә үз өстенә алмады. Әфганстанның көньягында 5 көн элек булган атышларда яраланган Дания хәрбие үлде.
XS
SM
MD
LG