Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстан президенты парламентның түбән пулатын таратты


Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев бүген парламентның түбән пулатын таратып 18 августка вакытыннан элек сайлаулар билгеләде. Парламентның түбән пулатында президент яклы күпчелек кичә президентка пулатны таратуны сорап мөрәҗәгать итте һәм бу карар илдәге сәяси үзгәрешләрне тизләтәчәк диде. Май аенда конституциягә парламентның вәкаләтләрен арттырыр дип көтелгән үзгәрешләр кертелде. Чираттагы парламент сайлаулары 2009 елда гына булырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG