Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары коалицияне Әфганстанда эшчәнлекне арттырырга чакыра


Кушма Штатларның 20-дән артык сенаторы Әфганстанда иминлекнең начарая баруы турында кисәтүче хат имзалады. Хатта АКШның НАТОдагы беректәшләре иминлек булдыруга зуррак өлеш кертергә чакырыла, Әфганстандагы үз гәскәрләренең эшчәнлеген чикләвче НАТО илләре гәскәрләре куркынычлы чаралар алып барган илләргә гаделсез рәвештә зур йөк калдыра диелә. Хатны имзалаучыларның берсе, демократ сенатор Кристофер Додд Әфганстанда иминлек зур тизлек белән начарая бара, АКШ көчләре үзләре генә Талибан белән әл-Каидәгә каршы сугыша алмый диде.
XS
SM
MD
LG