Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дә Британиянең дүрт дипломатын илдән чыгара


Лондон үрнәгендә, Русия дә, Британиянең дүрт дипломатын илдән чыгарырга ниятли. Илдән чыгарыла дип игълан ителгәннәр ун көн эчендә Русиядән китәргә тиеш. Мәскәүнең Лондонга җавап чаралары булып, Лондон белән террорчылыкка каршы көрәш хезмәттәшлеген туктату, Русия рәсмиләренең Британягә барудан баш тартуы, шулай ук Британия рәсмиләренә виза бирмәү. Шул хактагы документ бүген Британиянең Русиядәге илчесе Энтони Брентонга тапшырылган.
XS
SM
MD
LG