Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян атом программасы сөйләшүләре дәвам итәчәк


Төньяк Кореяның атом программасы турындагы сөйләшүләр сентябрь аенда яңадан башланачак. Бу хакта Пекинда игълан ителде. Анда Төньяк һәм Көньяк Корея, Кытай, АКШ, Япония, Русия катнашында Төньяк Кореяның атом программасы турында барган чираттагы сөйләшүләр тәмамланды. Төньяк Корея үзенең барлык атом программасын туктатырга әзер булуын һәм программа хакында тулы хисап бирәчәген раслады. Ләкин төгәл кайсы вакыт турында әлегә сүз бармый.
XS
SM
MD
LG