Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томоҗня хезмәткәрләре ришвәт алуда гәепләнә


Мәскәү өлкәсендә тамоҗня хезмәтенең ришвәт алуда шикләнелгән ике хезмәткәре тоткарланган. Зеленоград тамоҗнясының җитәкче вазифаларын башкаручы Алексей Коршунов һәм томоҗня тикшерү җитәкчесе Николай Закуваев өстеннән җинаять эше ачылган. Тикшерү мәгълүмәтләре Коршунов һәм Закуваев тамоҗнядан үтүне тизләткән һәм йөкләрне канунлы рәсмиләштерү документы ясаган өчен ришвәт алган дип белдерә. Гәепләнүчеләрне кулга алу мәсьәләсе тикшерелә.
XS
SM
MD
LG