Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә 20 ел төрмәдә утырган террорчыны азат итәләр


Германия мәхкәмәсе, “Кызыл Армия фракциясе” дип аталган оешманың активисты, гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән Ева Хаулны азат итү карарын кабул иткән. Хаул бер Америка солдатын үтерүдә һәм Германиядәге Америка хәрби базасына һөҗүм оештыруда гаепләнгән. Ул һөҗүм вакытында да ике кеше һаләк булган. Террорчы хатын төрмәдә 20 ел утырган. Бүген игълан ителгән мәхкәмә белдерүендә, Хаул инде җәмәгатчелек өчен куркынычлы түгел диелгән. 70-80 елларда терактлар һәм һөҗүмнәр оештырган “Кызыл армия фракциясе” оешмасының тагын ике әгъзәсе төрмәдә кала.
XS
SM
MD
LG