Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык саны 190 меңгә кимегән


Русиянең статистика идарәсе белдерүенчә, бу елның беренче яртысында Русиядә кеше саны 190 меңгә кимеп 142 миллионга калган. Шулай да бу кимү узган елның шул чоры белән чагыштырганда азрак булган. Кимүнең азрак булуы башка илләрдән Русиягә килгән мөһәҗирләр белән бәйләп аңлатыла. Рәсмиләр илдә халык саны кимүгә борчылу белдереп килә. Иң күп үлем очраклары йөрәк авырулары белән бәйле.
XS
SM
MD
LG