Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран Гыйракны бомбалау турында хәбәрләрне тикшерә


Иран тышкы эшләр министрлыгы Гыйракның төньягында көрдләр яшәгән җирләрнең бомбалануы турындагы хәбәрләрнең тикшерелүен белдерде. Узган атнакичтә Гыйрак рәсмиләре Иранны ул җирләрне бомбалауда гаепләп бу хәл ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне куркыныч астына куя дип кисәткән иде. Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мөхәммәт Али Хөсәйни бу хәбәрләрне тикшерәсе бар диде һәм Гыйрак белән чик буенда корткычлык кылучы террор төркемнәре булуын белдерде. Ул төбәктә Ирандагы көрд җирләренә мөхтәрият таләп итүче көрд сепаратист сугышчылары урнашкан дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG