Accessibility links

Казахстан парламенты премьерның мөддәтен озайтты


Казахстан парламентының яңа сайланган түбән пулаты Мәҗлес үзенең беренче утырышында премьер-министр Кәрим Масимовның мөддәтен озайтты. Барлык урыннарны да хакимият фиркасе биләгән Мәҗлес бертавыштан Масимовның премьер булып калуын хуплады. Мәҗлес рәисе итеп бертавыштан элекке премьер-министр урынбасары Аслан Мусин сайланды. 2 атна элек узган парламент сайлауларында, рәсми нәтиҗәләргә караганда, хакимияттәге Нур Отан фиркәсе 88 процент тавыш җыеп парламентны тулысынча биләп алды, оппозициягә бер генә урын да калмады.
XS
SM
MD
LG