Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көзге сессия эшен башлады


Республика парламенты да көзге сессия эшен башлады. Аны ачып 3нче сентябрь дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев киңәшмә уздырды. Анда ул көзге сессиядә барлыгы 40тан артык канун өлгесе каралачагын ирештерде. Спикер Дәүләт думасын пешереп тә алды. Аның сүзләренчә, республика парламенты Дәүләт думасына канун өлгеләре һәм башка башлангычлар белән мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин алар игътибардан читтә калган. Константин Толкачев төбәк башлангычларын, тәкъдимнәрен санга сукмау сыек федераль кануннар кабул ителүгә китерә дип саный.
XS
SM
MD
LG