Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Рудольф тамгалары” дип аталган китап тәкъдим ителде


“Рудольф тамгалары” китабы авторларының берсе Рөстәм Ишморатов әйтүенчә, чит илләрдә күренекле биюче турында 40- лап китап һәм альбом чыккан. Русиядә 8- ләп басма бар. Әмма Рудольф Нуриев тормышында Казан да эзсез түгел. “Әнисе монда туган- үскән. Әтисе яшь вакытта монда килеп гаилә корган. Аннан соң аларның олы кызлары Роза монда туган. Аннан соң алар моннан китә. Нуриев үзе иң соңгы тапкыр Русиягә баруында Казанга килә”,- ди Ишморатов.

Авторлар бу китапка биюченең Казан белән бәйле хатирәләрне, истәлекләрне генә тупламаган. “Без бу бөек шәһесне бөтенләй башка яктан ачарга тырыштык һәм аны “Рудольф тамгалары” дип атадык, ди автор. “Әйтик менә Федор Шаляпин һәм Рудольф Нуриев. Алар икесе ике чор кешеләре. Аларның икесенә дә Казан якын шәһәр. Шаляпин үзе Казанда туса, Нуриевның әнисе моннан. Икесе дә Уфа опера театрында эшли башлаган. Берсе җырлый башлаган, берсе бии башлаган. Икесе дә СССР- дан китеп бардылар. Икесе дә Париж янында күмелгән”. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында үтә торган ике зур Халыкара фестиваль дә бу ике сәнгатькәр исемендә. Балет биючеләренең Нуриев фестивале узса, опера җырчылары Шаляпин фестиваленә җыела.

Рөстәм Ишморатов әйтүенчә, биюченең тормыш йомгагын ныклап торып сүтә башласаң, бер- берсенә перпендикуляр булырдай дөньякүләм вакыйгалар паралельгә әйләнә. Мисал өчен моннан нәкъ 45 ел элек булган хәлне генә алсак та. “Җир шарында иң кайнар вакыт булган чакта Нуриев иң кайнар урында килеп чыга. 1962 елда Кариб кризисы вакытында Советлар берлеге Кубага ракеталар куя. Бу ракеталар Кубадан Чикагога, Нью- Йоркка, Лосанжелеска очарга тиеш. Сентябрьдә Зур театр Нью- Йоркта гастроль үткәрә. Үктәбер аенда ай буена Нуриев Чикагода Сони Арэва белән Князь Игорьдән “Половецкая пляска”ны бииләр.

Авторлар Ишморатовның да, Мәһдиевнең дә бу китап беренче мәдәни шундый зур күләмле язмалары. Дөрес алар үз өлкәләрендә аз язмаган. Марат Мәһдиев социалогия фәннәре кандидаты, ә Рөстәм Ишмортов географ, инженер- конструктор, уйлап табучы. “Икебез дә балет кешесе түгел инде. Ул геолог, мин географ. Мин инженер конструктор. Театрга да һәрбер кеше йөргән кебек йөрибез. Бер чакны без очраштык та сөйләшә торгач шушы темага чыктык”,- ди Ишморатов.

Кулларына каләм алып, китап басылганчы 2 елдан артык вакыт узган. “Нигә 500 данәдә генә бастыгыз?”-, дигән сорауга ул: “Акча шуңа гына җитәрлек булды”,- диде. Аңа да хиямаяче табылмаса, бәлки бу 220 битле китап дөнья да күрмәс иде. Республиканың яшьүсмерләр китапханәсенә “Рудольф тамгалары”н тәкъдим итүгә Казанның төрле мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларын алып килгән иделәр. Бу чара башланганчы 20- нче мәктәп кызлары белән сөйләшкән вакытта аларның Рудольф Нуриевның кем икәнлеген бөтенләй белмәүләре ачыкланды. Шуны да истә тотыптыр инде, китапханә хезмәткәрләре, яшь буын әгәр Рудольф Нуриев белән ныклап торып кызыксына калса, биюче турында үзләрендә булган басмаларның исемлеген флаер итеп туплап урындыкларга таратып чыккан иде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG