Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков Русиянең төбәкләр үсеше министры урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә


Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы элекке тулы хокуклы вәкиле Камил Исхаков, Владимир Путинның фәрманы белән, башка эшкә күчүе сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде. Русиянең төбәкләр үсеше министры Дмитрий Козак аны үзенең урынбасары итеп эшкә алырга тәкъдим ясаган. Камил Исхаков РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында Ерак Көнчыгыш һәм Байкал арты мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасар булачак. “Әлегә кадәр РФ төбәкләр үсеше министрының дүрт урынбасары бар иде, хәзер бишәү булачак”, - дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат үзәге. Камил Исхаков Ерак Көнчыгыш федераль округына тулы хокуклы вәкил итеп 2005 елның 14 ноябрендә тәгаенләнгән иде. Аңа кадәр 1991 елдан алып ул Казан шәһәре мэры вазыйфаларын башкарды. Камил Исхаков 1949 елның 8 февралендә Казанда туган. 1965 елда башта Казан электр техникумын тәмамлый. Аннан соң Казан дәүләт университетының физика факультетында белем ала.
XS
SM
MD
LG