Бәйрәм алдыннан Мәләвез районының Җиргән авылы янында бәйрәм кысаларына сыймас бер чара узган. Анда бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Килмәк Нарышов һәйкәле янында хәтер кичәсе үткәргән. Килмәк Нарышов — 1735-1736нчы еллардагы урыс экспанциясенә каршы баш күтәргән башкорт хәрәкәтен җитәкләүче.