Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда фатирга түләп тору бәяләре


Бүгенге көндә республиканың башка авылларыннан, шәһәрләреннән Казанга “бәхет эзләп” килүче студентлар хәйран күп. Чит төбәкләрдән килгән студентлар алдында беренче чиратта яшәү урыны табу проблемасы килеп баса. Университетларның һәрбер студентны тулай торакка урнаштырырга мөмкинчелеге юк. Шуңа күрә студентлар вакытлыча фатирларда акча түләп торырга мәҗбүр була.

Чит төбәкләрдән килеп, зур шәһәрдә олы хыяллар белән яшәргә теләүчеләргә, яшәү урыны өчен күп акчалар чыгарырга туры килә.

Юрганыңа карап аягыңны сузасың диләр. Материаль яклары яхшы булган әти-әни студент баласына шәһәрдән фатир сатып ала. Бу очракта аның күңел кошы 5 ел буе үз фатирында үз көенә яши алачак. Беркем аннан берни таләп итмәячәк, беркем белән дә бер әйберне дә бүлешеп, нерв системасын какшатмаячак.

Тулай торакта тору күңелле, материаль яктан да күп акча таләп итми. Һәр әйбернең яхшы ягы булган кебек, начар ягы да була. Биредә бер бүлмәдә 4-5 кеше яши. Билгеле инде, монда әйбер бүлү, канәгатьсезлек нигезендә төрле тавыш-гауга да килеп чыгарга мөмкин. Гигиена ягы да монда мөшкелрәк. Шуңа да әти-әниләр үз балаларын тулай торак проблемаларыннан саклар өчен фатирда түләп тоталар.

Газетадагы белдерүләр буенча фатир табучылар еш кына алданалар икән. КДУ студенты Эльвира Шәкүрова да мондый очракка юлыккан.

Иң беренче чиратта газетага мөрәҗәгать итәсең инде. Карыйсың, бәяләре ярыйсы гына. Шылтыратасың, анда язылган номер буенча. Әлеге дә баягы шул фатирларда түләп тоту белән шогылләнгән оешмага килеп эләгәсең. Алар миңа башка вариантлар тәкъдим итә башлыйлар. Әмма бәяләр кыйммәтрәк. Газетадагы бәяләр кешене кызыксындыру өчен генә куела.

Фатирлар эзләргә ярдәм итүче махсус оешмалар шәһәрдә җитәрлек. Әмма алар акчаның бер өлешен үзенә алып кала. Алдау, алдану очраклары еш очрый. Махсус оешмада релтор булып эшләүче Альфред Зарипов болай сөйли.

Газеталарда оешмалар, кешеләрне кызыксындыру өчен түбән бәя яза. Кешеләрнең башын бутыйлар. Бүгенге көндә кешеләр “безгә оешма аркылы кирәкми, арадашчы кирәк”,- ди. Күбесе “кара арадашчыларга” ышанып алдана.

Кешеләр, оешмаларга артык акча бирмим дип еш кына намуссыз арадашчыларга мөрәҗәгать итеп алдана.

Фатирны да кесә калынлыгына карап сайлыйлар. Билгеле инде, шәһәр үзәгендә урнашкан, телефоны, мебеле, яхшы ремонты булган тимер ишекле, домофонлы фатирда вакытлыча түләп тору бәяләре югары. Мондый бер бүлмәле фатир өчен аена 7-10 мең сум, ике бүлмәле өчен 8-15, өч бүлмәлесе өчен 11-25 мең сум түләргә туры киләчәк. Әйтик Вишневский урамындагы биш катлы йорттагы, уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир 7 мең сум торачак. Ә Дәрвишләр бистәсендәге бер бүлмәле фатирлар өчен түләү бәясе түбәнрәк – 4.5- 6 мең тәшкил итә. Өч бүлмәле “элиталы” фатирга бер айга түләү бәясе хәтта 40 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Әле җитмәсә комуналь хезмәтләр өчен дә үзеңә түләргә кирәк.

Акчаны янга калдырырга теләүчеләр бүлмәдә яши. Әмма монда да бәяләр бик үк түбән түгел – бер кешегә 3-5 мең сум. Ялгыз яшәүче әбиләр дә тәртипле авыл кызларын фатирга кертергә әзер.

Белемгә, якты киләчәккә юл чит җирләрдән килгән студентлар өчен кыйммәткә төшә. Әмма барысы да шушы юлны сайлый һәм аны үтәргә омтыла.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG