Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ираклий Окруашвили Грузиядән үз ихтыяры белән киткәнме?


Грузиянең элекке саклану министры Ираклий Окруашвили илдән чыгарып җибәрелгән. Бу турыда Тифлистә, парламент бинасы каршында, И. Окруашвилиның адвокаты, оппозициядәге “Бердәм Грузия өчен” хәрәкәте вәкиле Эка Беселиа халык алдында белдерде. Аның сүзләренчә, Ираклий Окруашвили 2 ноябрьдә оппозиция оештырачак урам җыенында катнашырга җыенган булган. Аны анда катнаштырмас өчен, алдан әзерләнгән паспорт һәм виза биреп, ихтыярсызлап, Франциягә озатканнар.

Ләкин бу вакыйга турында Грузиянең низагларны көйләү мәсьәләләрендәге элекке дәүләт министры Георгий Хаиндрава башка мәгълүматларгә ия икән. Аның сүзләренчә, Окруашвили Алманиянең Мюнхен шәһәренә озатылган.
XS
SM
MD
LG