Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кеше хокукларына багышланган халыкара конференция үтте


Төрле илләрдә кеше хокукларын кайгыртучылар бу ике көн дәвамында әлеге өлкәдәге проблемалар турында сөйләштелә. Фикер алышуларның төп темасы кеше хокукларын саклуда дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар роле. Биредә СНГ илләреннән Украина, Кыргызстан, Әзербәйҗан илләреннән, Русиянең Свердловск өлкәсе, Чечен, Мордовия республикасыннан вәкилләр катнашты. Аларның һәрберсе үз җирлегендә кеше хокукларының ни дәрәҗәдә яклануы турында сөйләде, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Рәшит Вәгыйзов бу чараның төп максатын болай аңлатты.

Җыелуыбызның төп максаты беренче чиратта тәҗрибә уртаклашу. Үз-үзен хөрмәт иткән һәрбер ил үзен демоктратик дип атый ала, әгәрндә анда кеше хокуклары якланса гына. Германиянең «Аденауэр» фонды белән без күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Аларны кызыксындырган төп нәрсә Русия җирлегендә кеше хокукларын яклау буенча халыкара стандартларның үтәлүе. Фикер алышулар барышында федераль үзәккә, Русиядә кеше хокуклары вәкиленә, Дәүләт Думасы, Федерация шурасына карата күп тәнкыйть сүзләре әйтелде.

Җыелышта һәр вәкил үз өлкәләрендә кеше хокукларын яклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Казанга килгәндә, биредә әлеге проблеманың торышы начар хәлдә түгел ди Рәшит Вәгыйзов.

Бу мәсьәләдә Татарстан көчле республика санала һәм күпләр безгә өйрәнергә килә. Без Татарстан хөкүмәте, дәүләт оешмалары белән бергәлектә эшлибез. Шуңа күрә безгә елга ким дигәндә 3 – 4 тапкыр тәҗрибә уртаклашырга гына да киләләр.

Конференциянең төп оештыручыларыннан саналган «Аденауэр» фондының Русиядәге вәкилчелеге җитәкчесе Хайнц Альфред Бюлер Татарстанда кеше хокукларының якланышы турында болай диде.

Казанда берничә көн генә булуыма карамастан миндә шундый тәэсир туды, биредә кеше хокукларын яклау белән шогылләнүчеләр зур эш алып бара, бай тәҗрибә туплаган. Бу җыелышны үткәреп тә алар башка илләргә өйрәнергә мөмкинлек бирәләр.

Биредә катнашучы илләрнең иң күбе кайсы илләрдә кеше хокукларын бозу очраклары күп күзәтелә дигәндә «Аденауэр» фонды вәкиле болай җавап бирде.

Төгәл әйтү кыен, минемчә дөньяның һәрбер илендә кеше хокукларын бозу очракларын күзәтергә була. Бу факт һәм моны инкарь итә алмыйбыз. Шуңа күрә мондый чараларның уздырылуы бик мөһим.

Кеше хокуклары вәкилләренең мондый җыелышлары һәр ел үткәрелә. Киләсе елга, конференцияләр Свердлау, Амур һәм Брянск өлкәләрендә булыр дип көтелә.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG