Accessibility links

Кайнар хәбәр

Климат җыенында җылынуга каршы план кабул ителде


Нуса Дуа -- Индонезиянең Бали утравында барган климат үзгәрүгә багышланган халыкара конференциядә шимбә көнне, ниһаять, бер нәтиҗәгә ирешелде - дөньядагы җылынуга каршы план кабул ителде. Бу нәтиҗәгә җыен 20 сәгатькә озаграк сузылып, Кушма Штатлар үз таләпләреннән чигенгәннән соң гына ирешелде:

"Без озын юл үттек, Кушма Штатлар чынлап та бу юнәлештә бергәләп эшләргә тели. Шуңа күрә, без дә уртак фикергә кушылабыз", диде АКШ төркеме башлыгы, дәүләт секретаре урынбасары Паула Добрианский.

Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль секретаре Бан Ки-мун "Бали планын" климат үзгәрүгә каршы яңа килешү юнәлешендә беренче хәлиткеч адым дип атады. Әлеге план 2009 елга кадәр тикшерелеп бетерергә һәм 2012 елда Киото килешүен алыштырырга тиеш булчак.

Тирә-юнь мохит саклаучы төркемнәр Бали планына ризасызлык белдерде. Алар фикеренчә, анда дөньяда япма газлар чыгаруны киметү өчен анык максатлар билгеләнмәгән.

XS
SM
MD
LG