Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгиядә 14 сугышчы тотылуы турында хәбәр ителә


Бельгия хакимиятләре әл-Каидә әгъзасы булган тоткынны төрмәдән азат итәргә җыенган 14 исламчы сугышчы кулга алынды дип белдерә.
Прокуратура әйтүенчә, алар АКШ һава базасы хезмәткәрләренә һөҗүм әзерләгән өчен Бельгиядә төрмәгә ябылган Низар Трабелсины азат итәргә дип төрмәгә кораллы һөҗүм ясарга җыенган булган.
Хакимиятләр террор һөҗүме куркынычы булу сәбәпле транспортта һәм сәүдә үзәкләрендә иминлек чаралары арттырылды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG