Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кениядә сайлау нәтиҗәләре тирәсендә купкан тәртипсезлекләр дәвам итә


Найроби-- Кениядә сайлау нәтиҗәләре тирәсендә купкан тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә корбаннар саны 300дән артты. Сишәмбедә бер ярсыган төркем чиркәүгә кереп сыенган 30-дан артык кешене тереләй яндырып үтерде.

Сайлау нәтиҗәсендә илнең президенты итеп Мваи Кибаки игълан ителде.Әмма оппозиция бу нәтиҗәне танырга теләми.Халыкара күзәтүчеләр тавыш бирү вакытында күпсанлы тәртип бозулар турында хәбәр итә.

Чәршәмбедә Кениягә Африка берлеге башлыгы, Гана президенты Джон Куфор килде.
XS
SM
MD
LG