Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Фәлестин идарәсе президенты Габбас белән очрашты


Бүген Кушма Штатлар президенты Джордж Буш Рамаллада Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас белән очрашты. Сөйләшүдән соң Буш, Израиль һәм фәләстин арасында тынычлык килешүенә, аның президент вазыйфасы төгәлләнгәнче, ягъни 1 ел дигәндә ирешергә мөмкин булачак, диде.

Буш бу көннәрдә Якын Көнчыгышта сәфәр кыла. Чәршәмбе көнне ул Израиль җитәкчелеге белән очрашып сөйләшкән иде.
XS
SM
MD
LG