Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин тагын Косовоны бәйсезлектән тыелырга чакырды


Русия президенты Владимир Путин Косовоның берьяклы бәйсезлек игълан итүе һәм Көнбатышның аны тануы канунсыз һәм әхлаксыз булачак диде.

Болгарстан башкаласында чыгыш ясап Путин тагын бер мәртәбә Русиянең андый чишелешне кабул итмиячәген белдерде.

Алдагы атналарда Косово үзен бәйсез ил буларак игълан итәр дип көтелә.

Былтыр Белград белән Приштина арасында бу низагны чишү турында сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирмәде.
XS
SM
MD
LG