Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләне яклау чаралары


Башкортстанда 2008-нче елны “Гаиләне социаль яклау елы” дип игълан итү белән гаиләләргә кайбер социаль яклау чаралары күрелә башлады. Башкортстанда 10 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә “Газель” микроавтобусы бирелә иде, яңа елдан 9 балалы гаиләләргә дә бирелә башлады. Шулай ук яңа елдан милеккә салым салу туктатылды. Бу бар гаиләгә дә кагылмый, ә күп балалы, гарип балалар булган һәм уллыкка балалар алучы гаиләләргә генә кагыла.
Башкортстандагы кебек гаиләләрне яклап үткәрелгән сәясәт илнең башка бер төбәгендә дә юк,- дип республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалетдинов белдерде.
Ул моңа мисал итеп инде җиденче ел 4 балалы гаиләләргә аена 1 мең сум, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 1,5 мең сум акча бирелүен әйтте. Аның сүзләренчә, моңа республика казнасыннан ел да 120 миллион сум акча китә.
XS
SM
MD
LG