Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аширов: Русиядә ислам китапларын белдексезләр тыя


Мәскәү - Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләренең берсе Нафигулла Аширов, Русиядә ислам әдәбиятен тыю турында чыгарылган әле бер генә карар да нигезле булмады, дип белдерде. Шул санда күптән түгел Богорослан мәхкәмәсенең карырына да дәлилләр юк, диде Аширов.

"Сәид Нурси китапларын тыю карары психологлар һәм психолингвистлар белдерүләре нигезендә кабул ителде. Алар дин мәсәләләрен аңламый," диде Аширов.

Төрек язучысы Бадиүззаман Сәид Нурсинең "Рисале-и-Нур" исемле китабы 2007 елның сентябрь аенда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан тыелган иде. Генераль прокуратура белдерүенчә, Нурси әсәрләре диннәрара нәфрәт тудыра һәм "кешеләрнең диненә карап аларның өстенлеген яки кимчелеген билгели".

Мөфти мөселманнарга карата басымның көчәячәген фаразлый.
XS
SM
MD
LG