Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай чәчкәнен ура башлады


Олимпия уеннарын күркәм ачылыш тантанасы белән башлап җибәргән Кытай инде уеннарда 42 алтын медальгә лаек булды.

Әлеге сан һәр елны уеннарны иң күп алтын медаль белән тәмамлаган АКШ белән чагыштырганда якынча ике тапкырга артыграк. АКШның исә әлегә 25 алтын медале бар.

йөзүче Майкл Фэлпс
Узган атнада АКШның 23 яшьлек йөзүче Майкл Фэлпс уеннарда 8 медаль отып, 1972 елгы рекордны узды. Ләкин рекордлар бер якка, медальләр исемлегенә күз салганда Америка һаман икенче урында тора. Беренче урынны исә Кытай били. Әйтергә кирәк, 2004 елда Афинада узган уеннарда Кытай медаль саны ягыннан Америкага якын иде.

1996 елдан башлап Кытай һәрбер Олимпия уенында алтын медальләрен арттырып килде. Бу максатка ирешү өчен алар спортчыларны совет стилендә тәрбияли, ягъни балаларны бик яшьли өйрәтә башлыйлар. Хәзер Кытайга өмет биргән спортчы яшьләр башлангыч мәктәп тәмамлауга ук махсус спорт мәктәпләренә алына.

Киләчәк чемпионнар алдан ук әзерләнә.

АКШ спорт рәсмиләре, соңгы елларда Кытайда 250 меңнән артык яшь спортчы махсус спорт мәктәпләрендә белем ала, дип белдерә.

Шуңа да Кытайның беренче урынны яулавына шаккатмаска кирәк, Кытай чәчкәнен ура башлады.

Сиднейдагы спорт психологы Гранд Брехт, спорт дөньясы Кытай иҗтимагый һәм сәяси тормышына да көчле тәэсир итә, ди.

“Әгәр дә спортчылар булдыра икән, халык та булдырыр” дигән фикер бар Кытайда. Уеннардагы уңыш – халыкның киләчәген яхшырта һәм өмет хисе бирә. Алар спортчыларның уңышын үз уңышы итеп кабул итә. Бигрәк тә Олимпия уеннарының бу илдә оештырылуын искә алганда, көн саен алтын медальләрнең артуы, бу илдәге халыкның үзенә булган ышанычын да арттыра”, ди белгеч.

Олимпия уеннарына уенчыларның уңышына тәэсер иткән башка бер әйбер, илләрнең медальләр алучыларга акча бирә башлавы. Элек ил горурлыгын арттыруда мактаулар алган уенчыларга - хәзер хөкүмәтләр зур акчалар вәгъда итә. 10 алтын медал белән 6нчы урынны биләгән Русиядә, илнең олимпия идарәсе быел Олимпиада алтын медаль яулаган спортчыларга 160 мең доллар акча бирәчәк.

Татарстан дa Олимпиядада медаль алганнарга акча бирә

Шул уңайдан Татарстан хөкүмәте дә Олимпия уеннарында беренчелек яулаган милләттәшләребезне онытмый. Хөкүмәт Пекиндагы уеннарда беренче булып алтын медаль алганнарга $50.000 акча биргәндә, көмеш медаль отканнарга $30.000 бронза алучыларга $20.000 доллар акча бүләк итәчәген белдерде.

Гөлнара Самитова-Галкина
Олимпия уеннарында Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова-Галкина, 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә алтын медаль яулаганда, икенче милләттәшебез Динара Сафина тенниста көмеш медаль алды.

Кайберәүләp, медальгә акча бирү - уеннарның чын мәгънәсенә туры килми, ди. Бу фикерне яклаучылар, спортка мәхәббәт хисе булган кешеләрне җыю максатында оештырылган уеннарга акча кертү, әхлаксызлык, дип саный.

Ләкин психология билгече Брехт, акча бүләге спортчылар өчен күпмедер дәрәҗәдә этәргеч, яхшы уйланылган әйбер, дип аңлата.

"Беренче чиратта кешеләр белән ярышып үз көчеңне сынау, спортчыларга шәхси этәргеч бирә. Ләкин моның белән бергә, әлбәттә үз илең өчен көч сынау да зур этәргеч була. Үз илең өчен ярышу гына төп этәргеч була алмый, анда кешенең үз шәхси уңышы һәм медальләр, бүләкләр җиңүгә өметне арттыра. Яхшы спортчы уңышын акчалата бүләкләү дә комачауламый. Ләкин әлбәттә акча беренче урында тора дип әйтмәс идем", диде ул.

Казахстанлы уенчы алтын медальнең кыйммәтен төшләп сыный
Алтын медаль алып кайткан уенчыларына $ 700.000 акча бирәчәген белдергән Сингапурның дәүләт Олимпия шурасы, акча түләү ысулын яклап, акча бүләк итү - еллар буе уеннарга әзерләгән уенчыларның икътисади яктан хәлен җиңеләйтә, дип белдерә.

Бу очракта Кытай тагын игътибар узәгендә кала. Кытай әлегә беренчелек яулаганнарга никадәр акча бирәчәген белдермәде. Ләкин Британияның “Тһе Guardian” газетасы белдерүенчә, 2004 елгы Афинадагы Олимпия уеннарында җиңү яулаганнарга Кытай 30 мең доллар түләгән булган.
XS
SM
MD
LG