Accessibility links

Кайнар хәбәр

Елның тәүге Сабантуе Австралиядә үтте


Дөньякүләм уздырылучы Сабантуйны быел Австралия татарлары ачып җибәрде. Аны Г. Тукай туган көненә туры китереп уздырдылар.

Сабантуй узган елның көзендә үтәргә тиеш булса да, кайбер проблемалар сәбәпле, ул агымдагы елның язына күчерелгән.

Австралия татар-башкорт мәҗлесе җитәкчесе Мөшәррәф Вәли әйтүенчә, аны Тукай туган көнендә - 26 апрельдә уздыру аеруча да күркәм булган. Чөнки Аделаида шәһәренең Стокэйд паркында ул көнне Тукай шигырьләре яңгырап торган.


“Бәйрәмне дә “Шатлык” ансамбле биючесе - Хәфизә “Туган тел” шигырен сөйләү белән башлап җибәрде. Шуннан Аделаида хатын-кызлар төркеме кушылып аның җырын башкарды. Аларга башка татарлар да кушылды. Бу бик тетрәндергеч булды”, ди Мөшәррәф Вәли.



Моннан тыш, Брисбен шәһәреннән Гүзәл Шакирова һәм Мәскәүдән Ирфат Шабай да шагыйрьнең шигырьләре белән таныштырган.

Татарстаннан килгән Фән Вәлиәхмәтов һәм Башкортстаннан композитор Фәнир Галимовның гармунда уйнап җырлаулары олы буынга да, яшьләргә дә бик ошаган.


Мөшәррәф Вәли әйтүенчә, милли бәйрәмдә хәтта инде үз аякларында йөреп килә алмаган олы яшьтәге кешеләр дә катнашырга теләк белдергән.

“90 яшьлек Ләйлә апа, 92 яшьлек Сәгыйть абый һәм 89 яшьлек минем әнием Сабантуйга бик теләп килде. Аларга ихтирам йөзеннән бәйрәм кысаларында бүләкләр тапшырылды”, ди ул.

Гомумән бәйрәмдә 100дән артык кеше катнашкан. Татарларны тәбрикләргә дип Австралиянең федераль парламентыннан да вәкилләр килгән. Тони Запья татарларның бу күркәм бәйрәменә соклану белдергән. Сабантуйны уздыруга да акчаны өлешчә хакимият бүлеп биргән.

“Әлеге грант Австралиядә яшәүче азчылык халыкларга бирелә. Әлбәттә ул гына җитмәде, үзебезнең оешма да, бәйрәмгә килгән татарлар да ярдәм итте”, ди Вәли.


Кунаклар арасында татарлардан тыш, үзбәкләр, төрекләр һәм урыслар да булган. Һәрберсе бәйрәмгә килгән халыкны үз милли ашлары белән сыйлаган.

“Татар-башкорт оешмасы шашлык һәм пылау пешерде. Моннан тыш татарлар чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак, бавырсак, кош теле әзерләп килгән иде”, ди Мөшәррәф Вәли.

Билгеле булганча, Сабантуйның төп күрке – уеннар. Әлбәттә чит илдә аны бар шартларын да туры китереп оештырып булмый. Ат чабышлары кебек ярышлар уздырылмаса да, капчык белән сугышу, аркан тартышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, көянтә булмау сәбәпле, чиләк белән су ташу кебек уеннар һәркемнең күңеленә хуш килгән.

Әлеге уеннар аеруча да балаларга ошый. Гомумән, бу бәйрәмдә иң зур игътибар да аларга булган. “Шатлык” бию ансамбле балалары бәйрәм дәвамында җыр-биюләре белән сөендергән.


“Биюләрне дә бу юлы күпчелектә кечкенәләр - 5-6 яшьлек балалар башкарды”, ди татар-башкорт оешмасы җитәкчесе.

Бәйрәм Сабантуйга килгән кунакларның котлаулары белән үрелеп барган. Гулҗа шәһәре татарлары исеменнән Наил Габитов тәбрик хатын укыган, Төркия татарларының берсе – Ашат Вәлиев татар халык җыры һәм үзе иҗат иткән төрек җырын бүләк иткән.


Аларга рәхмәт йөзеннән Австралия татары Суфия Вәли Сабантуй кунаклары өчен махсус язган шигырен укып узган.
XS
SM
MD
LG