Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байконурга Чистай егете дә нигез сала


Камил Җиһаншин һәм аның тормыш иптәше Мәсфирә ханым
Камил Җиһаншин һәм аның тормыш иптәше Мәсфирә ханым

Русиянең кайсы гына тармагын алма, һәрберсендә беренчеләр рәтендә татар исемнәрен күрергә мөмкин. 1961 елда галәмгә очарга тиешле беренче кешеләр исемлегендә дә татар егете була. Татарга галәмгә чыгарга насыйп булмый. Байконур космодромы төзелешенә беренче казык сугучылар арасында да татар Камил Җиһаншин була.

Камил абый 76 яше белән бара. Ул Чистай районы, Иске Роман авылында туып үскән. Армия хезмәтен 1955 елда Казакъстанда башлый. 1956 елда Камил Җиһаншинны булачак Байконур җиренә китерәләр.

Ул вакытта әлеге чүл-даланың Байконур дигән исеме дә булмый. Полк мәктәбен бетергән, локаторчы һөнәрен алган Җиһаншин төзүчеләр белән бергә ракеталар җибәрү станциясенә нигез салуда катнаша. Хәзерге вакытта Камил абый Чаллыда яши, 1нче төркем инвалид.

“Без килгәндә берни юк иде. Тирә-якта ком гына. Палаткалар куеп йокларга яттык. Иртән төзүчеләр килде. Берникадәр вакыт эчендә барак кебек нәрсә төзеделәр. Аны урталай бүлеп, бер ягын казарма, икенчесен ашханә иттеләр. Шуннан башланды. Байконур дигән сүзне белүче дә, ишетүче дә юк иде. Мондагы солдатның адресы “Полевая почта”, офицерларныкы “Ташкент” иде.

Локаторчы буларак 1956 елның 4 октябрендә беренче, 1957 елның 2 ноябрендә икенче континенталь ракеталарны җибәрүдә катнаштым. Кайвакыт җибәрелгән ракеталар 1-2 минуттан кире килеп төшә, бөтен тирә-як ялкынга күмелә иде”, дип искә ала Җиһаншин.

Камил Җиһаншин әйтүенчә, Байконурга килгән генерал Неделин аны медаль белән бүләкләү тәкъдиме белән чыга. Камилнең күз алдында үз ярдәмчеләренә бүләк кәгазен тутырырга боера. Ләкин солдат медале бүгенгә кадәр алынмаган. Хәзер элекке солдат хәрби комиссариатлар, саклану министрлыгы аша шушы бүләкне юллау белән мәшгуль.

Элегрәк медальне эзләтә алмаган. Чөнки аңа 15 ел буе рестораннарда, ашханәләрдә, эчә торган урыннарда булмаска кушылган. Кайда хезмәт итүе хакында хәрби комиссариатларда да әйтергә ярамаган. Хәзер инде солдат бүләген оныкларына күрсәтү теләге туган.

Билгеле булганча, атом дигән нәрсә кешенең барлык әгъзаларына, җенесләренә тәэсир ясый. Атом булган җирдә яшәүчеләр яки хезмәт итүчеләр нурланыш алудан озак яшәмиләр, яки инде инвалид булып калалар. Әйткәнебезчә, Камил Җиһаншин да 1нче төркем инвалид.

Камил абыйның тормыш иптәше Мәсфирә Мамадыш районы, Югары Сөн авылында туып үскән. Байконурда, атом җирендә хезмәт иткән ире Камил абый белән тормыш башлау елларын Мәсфирә апа онытмаган.

“Мин аның беренче мәхәббәте идем. 3 ел буе тату, намуслы йөрдек. Башта, тыйнак авыл кызы буларак, авыруларын аңлап бетермәдем. Белгәч, аны дәваладым. 3 елдан беренче кызыбыз туды, аннан улыбыз. Без бәхетле яшибез, бер-беребез өчен яратылганбыздыр”, ди Җиһаншина.
XS
SM
MD
LG