24 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Казан башкарма комитетының Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп митинг уздыруга рөхсәт бирмәвен канунсыз дип тапты. Мәхкәмә карарынча, митинг уздыручылар теләгән мәйданнарга рөхсәт бирмәгән очракта, башкарма комитет башка вариантлар тәкъдим итәргә тиеш.
Мәхкәмәгә Алексей Навальныйның Казандагы сайлау идарәсе җитәкчесе Эльвира Дмитриева мөрәҗәгать иткән булган.
Дмитриева Казан башкарма комитетына 26 мартта митинг уздыру турындагы гаризаны 14 мартта тапшырган булган. Ул Мулланур Вахитов һәйкәле, Камал театры янындагы мәйданнарның берсен яки Крылья Советов паркын килештерүне сораган.
17 мартта Казан башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакинның рәсми җавабында белдерелгәнчә, "алдан планлаштырылган чаралар уздырылу сәбәпле, әлеге чараны үткәрү мөмкин түгел". Башка төрле вариантларны башкарма комитет тәкъдим итмәгән.
Дмитриева сүзләренчә, Казанда митинг 26 мартта "Крылья Советов" паркында узачак. Ул Конституция мәхкәмәсе карарына таяна. Әлеге карарда әйтелгәнчә, әгәр җирле үзидарә оешмасы альтернатив урын тәкъдим итми, урам чарасына рөхсәт бирми икән, оештыручылар алдан гаризада күрсәтелгән мәйданны килештерелгән дип санарга хокуклы.
Март башында Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьеры Дмитрий Медведевның кыйммәтле милке турында тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Навальный Медведевны хәйрия фондларына нигезләнгән "күп дәрәҗәле ришвәтчелек схемасы" төзүдә гаепли. Оппозиция активисты бу уңайдан үз тарафдарларын бөтен Русиядә 26 мартта, Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп каршылык чаралары уздырырга чакыра. Урам җыеннары Русиянең 90лап шәһәрендә узарга мөмкин.