Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада диверсияләр өчен 35 елга кадәр төрмәгә утыртырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта диверсия турындагы маддә нигезендә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әгәр диверсия нәтиҗәсендә кешеләр дә үлгән булса, гомерлеккә утыртып куярга мөмкиннәр.

Русия думасының иминлек комитеты башлыгы Василий Пискарёв диверсияләр ясаган өчен җәза мөддәтен арттырырга, 35 елга кадәр утыртырга тәкъдим итә. Ул Җинаять кодексына бу төзәтмәләр инде әзерләнде, тиздән алар Думага кертеләчәк, дип җиткерде. Пискарёв хөкүмәт тә бу тәкъдимне хуплавын әйтте.

Хәзерге вакытта диверсия турындагы маддә нигезендә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әгәр диверсия нәтиҗәсендә кешеләр дә үлгән булса, гомерлеккә утыртып куярга мөмкиннәр.

Василий Пискарёв сәяси, идеологик, милли сәбәпләр белән милекне юк иткән һәм зарарлаган өчен дә җаваплылыкны кырыслату ниятләнә ди.

Украинада сугыш барган шартларда "дошманның диверсион активлыгы артканга" мондый төзәтмәләр кирәк, дип саный ул.

  • 2023 елда 150гә якын русияле тимер юлларда диверсия ясау турындагы 115 җинаять эшендә гаепләнгән. Аларның күбесе 25 яшьтән дә кечерәк, өчтән бере балигъ түгел.
  • 2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Хәзерег вакытта аның нигезендә җинаять җәзасын 16 яше тулганнар гына ала.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
  • Моңарчы Башкортстан һәм Татарстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
  • Былтыр 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
  • Узган ел май аенда Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG