Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган дүрт шкафка берьюлы ут төрткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Диверсия 18 майга каршы төнгә Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсе станциясе тирәсендә булган диелә.

Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган. Бу хакта SHOT Telegram-каналы хәбәр итте.

Диверсия 18 майга каршы төнгә Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсе станциясе тирәсендә булган. Станциядә эшләүчеләр полиция чакырткан. Тәртип саклаучылар ике эт белән яндыручыларның эзенә төшмәкче булган, әмма барып чыкмаган диелә. Ут төртү урынында яндыргыч һәм каләм тапканнар. Канал язуынча, тимер юлның бу өлешендә күзәтү камералары булмаган, шул сәбәпле эзләү эшләре авырлаша.

Казанда тимер юлда ут төртүләрен үз чыганакларына сылтама белән "Пруфы" да хәбәр итте.

  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Тимер юлларны зарарлаулар аннексияләнгән Кырымда да булды.
  • Әле быел март ахырында гына бер төркем дуслар Татарстанның Чаллы шәһәрендәге Сидоровка тимер юл станциясенә якын урнашкан реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән иде. Моны 19 яшендәге егет һәм 15, 14 яшьләрендәге ике мәктәп укучысы эшләгән. Иң өлкәнен диверсия кылуда гаеплиләр. Аны 25 мартта тоткарлаганнар. Мәктәп укучыларына исә Җинаять кодексының 167 маддәсе нигезендә ("Хулиганлык ниятләре белән белә торып милекне зарарлау яки юк итү") җинаять эше ачылган һәм читкә чыкмау турында имзалары алынган.
  • 2023 ел башыннан бирле Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG