Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 19 яшьлек егеткә диверсия турында җинаять эше ачылган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Ул тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төртүдә гаепләнә. Шул ук вакытта 15 һәм 14 яшендәге ике мәктәп укучысы да бу эшкә катнашкан диелә.

Чаллыда яшәүче 19 яшьлек егет тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төртүдә гаепләнә. Аңа каршы диверсия турында җинаять эше ачылган, егетне 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.

Тикшерү фаразынча, 20 мартта бер төркем дуслар Чаллыдагы Сидоровка тимер юл станциясенә якын урнашкан реле байланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Моны 19 яшендәге егет һәм 15, 14 яшьләрендәге ике мәктәп укучысы эшләгән диелә.

Иң өлкәнен диверсия кылуда гаеплиләр. Аны 25 мартта тоткарлаганнар. Мәктәп укучыларына исә Җинаять кодексының 167 маддәсе нигезендә ("Хулиганлык ниятләре белән белә торып милекне зарарлау яки юк итү") җинаять эше ачылган һәм читкә чыкмау турында имзалары алынган диелә.

Шул ук вакытта Astra Telegram-каналы тоткарланучыларның иң өлкәне 18 яшьтә булган, ул беркайда да эшләмәгән дип җиткерә. Укучылар исә 60нчы мәктәптә белем алган диелә.

  • "Медиазона" исәпләүләренә күрә, тимер юлларда теракт яки диверсия кылуда барлыгы 66 кешенең гаепләнүе билгеле, аларның өчтән икесе 21 яшьтән кечерәк. Басма мәгълүматынча, бу гаепләү белән тоткарланганнарның өчтән беренә 18 яшь тулмаган һәм нибары сигез кешегә генә 30 яшьтән күбрәк.
  • Куәт оешмалары вәкилләре тимер юлларда диверсия кылуда шикләнеп кешеләрне ешрак төркемнәре белән тоткарлаган диелә.
  • Реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төртү гаебе киң таралган – 27 җинаять эшенең 19ында сүз шул хакта бара.
  • Быел март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
  • Бу Башкортстандагы мондый беренче очрак түгел. Узган ел көз көне Уфада дүрт студент тоткарланды. Аларның өчесенә – 18, берсенә – 17 яшь иде. Яшьләрне 18 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр тимер юл объектларына ут төртүдә гаепләделәр. Шикләнелүчеләргә карата Җинаять кодексының 205 маддәсе 2нче өлеше нигезендә "Террорчылык акты" буенча җинаять эше ачылды, аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.
  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Тимер юлларны зарарлаулар аннексияләнгән Кырымда да булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG