Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тимер юлда терактлар ясауда шикләнеп ике студентны тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны Русия тимер юллары объектында электр техникасы җиһазын яндырмакчы булуда шикләнәләр. "Shot" Telegram-каналы язуынча,  шикләнелүчеләр Русия сәясәте белән риза булмавын һәм үз гамәлләре белән халыкны куркытырга теләвен әйткән. 

Уфада Русия тимер юллары (РЖД) объектларында терактлар ясауда шикләнеп ике студентны тоткарлаганнар. Бу хакта чыганагына сылтама белән "Рен-ТВ" хәбәр итә.

Тоткарланучылар — Уфа авиация техникумыннан Фаррухжон Зокиров һәм Уфа медицина көллиятеннән Эмин Садыгов диелә. Аларны РЖД объектында электр техникасы җиһазын зарарламакчы булуда шикләнәләр.

Эш материалларыннан күренгәнчә, студентлар Уфаның Калинин һәм Совет районнарында, шулай ук Башкортстанның Уфа районында эш иткән.

19 октябрьдә шикләнелүчеләр тимер юл линиясенең Черниковка-Спортивная өлешендә урнашкан юлларны параллель тоташтыру пунктына, 24 октябрьдә — Черниковка-Шакша һәм Уфа-Черниковка өлешендәге постка, 25 октябрьдә исә Дим-Блокпост өлешендәге челтәрләр идарәсе пунктына ут төрткән.

Егетләрне 27 октябрьдә Уфаның Совет районында тоткарлаганнар, алар Куйбышев тимер юлындагы "Правая Белая" постын яндырмакчы булган диелә.

Шикләнелүчеләргә карата Җинаять кодексының 205 маддәсе 2нче өлеше нигезендә "Террорчылык акты" буенча җинаять эше ачылган, аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

Тикшерү барышында студентлар сак астында калачак.

"Shot" Telegram-каналы язуынча, шикләнелүчеләр Русия сәясәте белән риза булмавын һәм үз гамәлләре белән халыкны куркытырга теләвен әйткән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга да ут төртү очраклары артуы күзәтелә.
  • Күптән түгел Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11 сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты. Ул бина ягына ике утлы шешә ыргыткан, ләкин алар эләкмәгән.
  • 24 сентябрь иртәсендә Салаватта "Бердәм Русия" фиркасе офисы янында машина тәгәрмәчләре яндырганнар иде. Фирка бинасыннан биш кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнде.
  • Октябрь башында исә Башкортстанның Салават шәһәрендә КПРФ фиркасе офисын яндырмакчы булдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG