Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда КПРФ фиркасе офисына "Молотов коктейле" ыргытканнар


"Молотов коктейльләре". Архив фотосы
"Молотов коктейльләре". Архив фотосы

“Янучан сыекча тутырылган шешәне мөгаен форточкадан атканнардыр. Янгын чыкмаган, ут үзеннән үзе сүнгән, бөтен бинаны корымлаган" ди фирка вәкиле.

Башкортстанның Салават шәһәрендә КПРФ фиркасе офисын яндырмакчы булганнар. Бу хакта "Аргументы и факты" хәбәр итә. Фирканең Салават шәһәре бүлекчәсе беренче сәркатибе Виталий Сомов бу эшне якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә эшләгәннәр дип фаразлый. "Янучан сыекча тутырылган шешәне мөгаен форточкадан атканнардыр. Янгын чыкмаган, ут үзеннән үзе сүнгән, бөтен бинаны корымлаган" дигән ул басмага.

Фиркачеләр моны офисларына килгәч кичә, 4 октябрьдә генә күргән.

Башкортстан коммунистлары Донбасска даими һуманитар ярдәм җибәреп тора.

24 сентябрь иртәсендә Салаватта "Бердәм Русия" фиркасе офисы янында машина тәгәрмәчләре яндырганнар иде. Фирка бинасыннан биш кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, бинага керә торган пластик ишек зарарланган, җәрәхәтләнүчеләр юк.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, хәрби комиссариатлар һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары артуы күзәтелә.

Мобилизация игълан ителгән атнада бөтен ил буйлап шундый 20дән артык очрак теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG