Accessibility links

Русиядә хәрби комиссариатлар һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары арта


"Молотов коктейльләре". Архив фотосы
"Молотов коктейльләре". Архив фотосы

Узган атна егермедән артык шундый очрак теркәлгән. Башкортстанның Салават шәһәрендә дә "Бердәм Русия" фиркасе офисы янында машина тәгәрмәчләре яндырганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, бинага керә торган пластик ишек зарарланган, җәрәхәтләнүчеләр юк.

Русиядә хәрби комиссариатлар һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары арта, дип хәбәр итә медиа чаралары. Узган атна егермедән артык шундый очрак теркәлгән, кешеләр җәрәхәтләнмәгән диелә.

Mash басмасы мәгълүматынча, 25 сентябрьгә каршы төндә Ленинград өлкәсендә билгесез затлар "Молотов коктейльләре" һәм бензин тутырылган канистрлар ярдәмендә Кировски шәһәрендәге хәрби комиссариатка һәм Сяськелевски җирлеге хакимият бинасына ут төрткән. Соңгысында социаль яклау хезмәте бүлмәсе тулысынча янып беткән диелә.

Соңгы тәүлекләрдә хәрби комиссариатларны яндыру һәм ут төртергә тырышу очраклары Мордовиядә, Волгоград, Калининград, Красноярски, Хабаровски, Амур, Оренбур һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә теркәлгән. Мордовиянең Рузаевка шәһәрендә хәрби комиссарның машинасын яндырулары хәбәр ителде.

24 сентябрь иртәсендә Башкортстанның Салават шәһәрендә дә "Бердәм Русия" фиркасе офисы янында машина тәгәрмәчләре яндырганнар. Фирка бинасыннан биш кеше үзләре эвакуацияләнгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, бинага керә торган пластик ишек зарарланган, җәрәхәтләнүчеләр юк.

Шул ук вакытта бүген, 26 сентябрьдә Иркутски өлкәсенең Усть-Илимски хәрби комиссариатында атыш булды. Һөҗүмне хәрби чакырылышка килгән егет ясаган. Атыш ачканчы ул "хәзер бөтенебез өйгә кайтабыз" дигән, хәрби комиссарга алты тапкыр атуы әйтелә.

  • 21 сентябрьдә Владимир Путин кешеләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте һәм бу хактагы фәрманны имзалады. Башта резервтагы 300 мең кешене чакыртмакчылар, саклану министры Сергей Шойгу бу - гомуми мобилизация ресурсының 1 проценты дип белдерде.
  • Мобилизация игълан ителгән мәлдә меңләгән кеше Русиядән китү ягын карый – чит илләргә очкыч билетлары нык кыйммәтләнде, ә башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG