Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тимер юлда теракт ясауда гаепләп дүрт кешене кулга алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Янгын нәтиҗәсендә җиһаз тулысынча юк ителгән. Җинаятьне “хакимият оешмалары эшчәнлеген тотрыксызландыру” максаты белән кылганнар диелә.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.

Янгын нәтиҗәсендә җиһаз тулысынча юк ителгән. Җинаятьне "хакимият оешмалары эшчәнлеген тотрыксызландыру" максаты белән кылганнар диелә.

Бу Башкортстандагы мондый беренче очрак түгел. Узган ел көз көне Уфада дүрт студент тоткарланды. Аларның өчесенә – 18, берсенә – 17 яшь иде. Яшьләрне 18 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр тимер юл объектларына ут төртүдә гаепләделәр. Шикләнелүчеләргә карата Җинаять кодексының 205 маддәсе 2нче өлеше нигезендә "Террорчылык акты" буенча җинаять эше ачылды, аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Тимер юлларны зарарлаулар аннексияләнгән Кырымда да булды.
  • Русия тикшерү оешмалары аларны теракт буларак терки.
  • Шул ук вакытта сугыш башланганнан бирле, Русия төбәкләреннән даими рәвештә хәрби комиссариатларга, җирле хакимият биналарына ут төртүләре турында хәбәрләр килә. Андый очраклар Татарстан белән Башкортстанда да булды. Әйтик былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11 сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
  • Шул ук айда Башкортстанның Салават шәһәрендә дә КПРФ фиркасе офисын яндырмакчы булдылар.
  • 24 сентябрь иртәсендә Башкортстанның Салават шәһәрендә "Бердәм Русия" фиркасе офисы янында машина тәгәрмәчләре яндырганнар. Бинага керә торган пластик ишек зарарланган, җәрәхәтләнүчеләр юк диелде.
  • Мондый янгыннарда үлгән яки җәрәхәтләнгән кешеләр булмады, килгән зыян да гадәттә әллә ни зур түгел. Шулай да аларны да теракт дип бәялиләр. Бу маддә нигезендә җинаять кылучылар озак мөддәтләргә, хәтта гомерлеккә төрмәгә хөкем ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG