Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыштан Грузиягә акчалата ярдәм


Европа илләре вәкилләре, Русия белән низаг вакытында зыян күргән Грузиягә ярдәм күрсәтү өчен Брюссельдә җыелды.

Грузия рәсмиләре сугыштан зыян күргән кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтү, илне төзекләндерү һәм икътисадны яңадан җанландырып җибәрү өчен 3 миллион доллар акча кирәк дип белдерә.

Брюссельдә җыен башында, ярдәм өчен 3 миллиард 250 миллион доллар акча табу максаты куелды. Чөнки Дөнья банкы һәм БМО, Русия белән август аенда башлаган низагта күргән зияннан арындыру өчен, Грузиягә алдагы 3 ел эчендә шул күләмдә акча кирәк булачак дип исәпли.

Ачылыш програмында чыгыш ясаган Европа комиссиясе башлыгы Һозә Мануал Бороссо, авыр хәлдә калган бер илгә ярдәм итү, әхлаки бер бурычыбыз, дип белдерде.

"Без бүген Грузия халкы янында булуыбызны күрсәтү өчен монда җыелдык,"- дип чыгыш ясады ул.

Комиссия башлыгы, ачылыш башында, Европа берлеге ярдәм өчен 500 миллион евро, ягъни 700 миллион доллар бүлеп бирәчәк дигән вагъдәнең дә дөрес булуын раслады. Бу сан ихтыяҗга карап үзгәрә ала. Бороссо, Грузиянең демократиягә күчүе һәм икътисади үсешен туктап калган җирдән тагын дәвам иттерү өчен, акча ярдәменә мохтаҗ дип белдерде.

Грузия низагында меңләгән кеше өйсез калды

Җыелыш алдыннан, АКШ ярдәм өчен 1 миллиард доллар акча бүлеп бирәчәген вәгъдә иткән иде.

Европа берлегенең тышкы эшләр комиссары Бенита Ферреро-Валднер, Берлектәге 27 әгъза ил бу акчаны каплар дип ышанабыз, диде. Моннан тыш, Берлектәге һәрбер дәүләт аерым да ярдәм итәчәк.

Ферреро - Валднер, "Безнең ярдәм 3 төрле юнәлештә биреләчәк: беренче чиратта төзекләндерү, ил икътисадын җиңеләйтү, энергия кебек мөһим тармакларга күбрәк инвестиция җәлеп итү каралган. Аннары ил эчендә йортсыз калган меңләгән мохтаҗ кешегә, ашамлык, торырлык урын белән тәмин итү һәм аларның башка ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү максатында бүленәчәк"

Ләкин иганәче илләр, акча ярдәменең ил эчендә нинди максатта кулланылачак дип борчыла. Грузия беренче максат итеп илнең хәрби көчен арттырырга ниятли. Бу исә Берлек конституциясендә катгый тыелган.

Шулай да Берлек, Грузия хәрби көчләренныгытуны илдәге тынычлык һәм тотрыклыкны тәэмин итү өчен мөһим мәгънәгә ия булуын да таный.

Шул ук вакытта, Грузия парламентының элекке рәисе, тышкы эшләр министры белән бергә һәм Грузиядәге 6 оппозиция оешма әгъзасы, җыеылышка ачык хат юллады. Хатта алар, җыенга катнашкан илләрдән, бүлеп бирелгән ярдәмнең тиешле урында кулланылуын тикшереп торуны сорады. Алар, бу ярдәменең Русия белән низагны башлауда гаепләгән президент Михаил Саакашвиле хакимиятен көчәйтү максатында кулланылуына рөхсәт итмәскә чакыра.

Европа берлеге комиссиясе башлыгы Бороссо, Грузия-Русия арасындагы киеренкелек Европаның альтернатив энергия юлын төзе омтылышына да йогынты ясавын телгә алды.



Бороссо, Грузиянең альтернатив энергия юллары өчен мөһим бер күпер вазифасын башкарган ярдәм, Берлекнең мәнфәгатенә дә хезмәт итәчәк дип белдерде. Ул: “Икътисади, сәяси һәм иминлек өлкәсендә күрсәтеләчәк ярдәм бары тик Грузия өчен генә тугел. Әлбәттә, бу бер яктан Грузия халкының авыр вакытында алар янында булуыбызны күрсәтә. Ләкин аның безнең мәнфәгатләргә дә караган ягы бар" дип өстәде ул.

Набукко проектын җитәкләгән Берлек, Каспий төбәгендәге газны турыдан-туры куллану өчен, төбәктәге илләр белән яхшы мөнәсәбәттә торуның әһәмиятен аңлый. Чөнки бу илләрнең берсендә чыккан низаг, проектның язмышына зур зыян салуы көн кебек ачык. Бу Грузия үрнәгендә күрелде.
XS
SM
MD
LG