Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

Кыргызстанда үзбәкләр белән кыргызлар арасында булган этник каршылыктан соң бер ай узса да, әле илнең көньягы тынычлана алмый. Халык тар-мар булган өйләрен яңадан салырга тырыша. Ләкин үзбәкләр әле дә янау һәм гаепләүләргә дучар.

Кыргызстанның көньягында булган этник каршылыкка бер ай тулды. Ошның яндырылган урам һәм кибетләре чистартылды, тормыш янәдән үз көенә кайта башлады. Xөкүмәт кышка кадәр өе җимерелгән халыкка яңа өй төзергә вәгъдә итә.

Ләкин бу алгарыш төбәкнең бер генә шәһәре - Ошта шулай. Калган төбәкләрдә каршылыкның тәэсире әле дәвам итә. Юл өстендә сынган торбалардан су ага, кешеләр ишегаллары алдында чатырларда яши.

Июнь аенда булган каршылыкларда рәсми мәгълүматларга караганда, 300 кеше һәлак булды, йөзләгән өй һәм кибет тар-мар ителде, яндырылды. Хөкүмәт төбәктә ике халык арасында тынычлык һәм иминлекне урнаштырырга тели. Ләкин вакыйгадан соң бер ай узса да, ике халык арасында әле дә бердәмлек урнаша алмый.

Kиресенчә үзбәкләргә каршы янаулар, гаепләүләр арткан саен ике кардәш халык бер-берсеннән читләшә.

Низагта кем гаепле?

Этник каршылыктан иң күп зыян күргән халык үзбәкләр дип санала. Меңләгән үзбәк качак хәлендә калып Үзбәкстан чик буена сыенган иде. Анда калганнар яисә тагын үз җирләренә кайтып килгәннәргә кыргыз полиция начар мөгамәлә күрсәтә.

Дәүләт яклы кыргыз мәгълүмат чараларына караганда каршылыкны үзбәкләр башлаган.

Халыкара күзәтүчеләрдән исемен әйтергә теләмәгән бер кеше, хәбәр-әңгәмәләрдә үзбәкләргә сүз хакы бирелмәвен әйтә. Ягъни җимерелгән өйләрнең күпчелеге үзбәкләрнеке булса да, хәбәрләрдә кыргызлар үз өйләренең җимерелүе турында гына зарлана, хәтта кайбер очракта үзбәк өйләре алдында басып җимерелгән үзбәк өен үзенеке итеп күрсәтү очрагы булып алган.

Югалган кешеләр саны шактый

Кайбер җирләрдә яңадан төзелеш эшләре башласа да, үзбәкләр өчен урамнар әле дә куркыныч, милиция еш кына үзбәкләрне тикшерә, кыйный яисә төрмәгә утырта. Тоткыннарны азат итәр өчен исә гаилә һәм туганнарыннан милиция акча, ришвәт түләргә тиеш.

Милли иминлек хезмәте бинасы алдында халык көн саен җыелып туганнары турында сорыйлар. Хатын-кызлар ирләрен, картлар югалган балалары турында сорый. Ә вакыйгадан соң 4-5 ай узса да, алардан әле хәбәр юк.

Кыргызлар вакыйгаларда үзбәкләрне яисә хөкүмәтне гаепли.

Халык тыныч түгел, хөкүмәт сайлауны көтә

Яшьләр бу җәнҗалдан качып көнбатышка юл тоткан, аларның өмете Мәскәүгә урнашып эшләү. Ләкин күп кешеләрнең чит илгә чыгу өчен паспорты яисә рәсми таныклыгы юк.

Башкала Бишкәктә исә яңа сайланган вакытлы хакимият бу каршылыкларның хөкүмәткә каршы оештырылуын алга сөрә. Илдә референдум узды һәм нәтиҗәдә президентлык урынына вакытлы хөкүмәт башлыгы сайланды. Ләкин парламент яңа сайлауны көтә. Алар фикеренчә, демократик парламент кына бу илгә тотрыклык урнаштыра алачак.

Шулай да сайлауга кадәр илдә билгесезлек хөкем сөрә. Бу да төбәктә яңа низаглар кабыну куркынычы турында борчылуны арттыра.

XS
SM
MD
LG