Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 900дән артык кешене сугышка каршы фикерләре өчен эзәрлеклиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Гаепләнүчеләр арасында 122 активист, 46 журналист, 43 сәясәтче һәм 37 сәнгать эшлеклесе бар. Шулай ук хәрбиләрне, блогерларны, укытучыларны да эзәрлеклиләр. 

Русиядә кимендә 902 кешегә сугышка каршы карашлары өчен җинаять эшләре ачылган. Шулар арасыннан 261 кешене ирегеннән мәхрүм иткәннәр: алар тикшерү изоляторларында, колонияләрдә яки мәҗбүри дәвалану узалар. Бу "ОВД-Инфо"ның яңартылган статистикасында чыккан саннар.

Проект мәгүлүматынча, 285 кешене фейклар, 172 кешене гаскәрне яки хакимиятләрне "кимсетү" маддәләре нигезендә эзәрлеклиләр. Бу маддәләр Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елда барлыкка килгән иде. Русия мәхкәмәләре илнең саклану министрлыгы фаразлары белән туры килми торган сугыш турындагы хәбәрләрне "фейклар" дип таба. Ә "дискредитацияләү" - мәсәлән Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне куллану да була ала, чөнки хакимиятләр аны "махсус хәрби операция" дип атарга куша. Бу маддәләр нигезендә күп еллык җәза мөддәтләре бирелергә мөмкин.

Террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә 175 кешене гаеплиләр. Әлеге җинаять эшләрен мәсәлән сугышны хуплаучы блогер Владлен Татарскийны үтерүләре, Кырым күперен шартлату, көч кулланып Русиядә хакимиятне алмаштырырга чакыру турындагы постлар өчен дә ачтылар.

Русиянең бары тик дүрт төбәгендә генә сугышка каршы карашлар өчен җинаять эшләре ачылмаган: Чечняда, Карачай-Черкеста, Ненец автоном бүлгесендә һәм Брянски өлкәсендә. Иң күп җинаять эшләрен Мәскәүдә (159 кеше), Петербурда (77) һәм Свердлау өлкәсендә (29).

Гаепләнүчеләрнең кимендә 67се җәфалауларга дучар булган: тәртип саклау оешмалары вәкилләре аларны кыйнаган, көчләгән, электр тогы белән җәфалаган, авызларын скотч белән ябыштырган.

Эзәрлекләнүчеләрнең 260ы хәзер Русиядә түгел: аларга хөкем карарлары һәм чикләү чаралары читтән торып бирелгән.

Гаепләнүчеләр арасында 122 активист, 46 журналист, 43 сәясәтчe һәм 37 сәнгать эшлеклесе бар. Шулай ук хәрбиләрне, блогерларны, укытучыларны да эзәрлеклиләр.

Күпчелеге "башка һөнәр ияләре" категориясенә кергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG